ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2015 ел
чәршәмбе
Кызыклы дизайнерлык табышы - Горький урамы буенча төзелүче парк бизәлешендә диңгез мотивлары куллану – лаешлыларда соклану уятты. Хәзер иске су кудыру башнясын диңгез төбендә яшәүчеләр: матур суүсемнәр, сәер балыклар һәм сигезаяклар белән медузалар рәсемнәре бизи. Һәр үтеп баручы әлеге могҗиза белән хозурлану өчен ирексездән акрыная төшә. Яңа паркка беренче килүче балалар да шатланыр. Сүз уңаеннан, төзүчеләр лаешлыларга күп сюрпризлар әзерли әле.

25
август, 2015 ел
сишәмбе

     Туган ил. Туган як. Туган авыл. Туган җир. Бу изге сүзләр һәркемгә таныш һәм кадерле. Матур булса да торган җир, сагындыра туган ил, дип тикмәгә генә әйтмәгән халык. Чынлап та,менә Агай баш авылы халкы Державино авылына кучеп килгәнгә  инде алтмыш ел вакыт узды. Әби-бабайларның инде кубесе юк. Ләкин аларның балалары, оныклары ерак бабалары яшәгән җирне якын итәләр,үз итәләр.

15
август, 2015 ел
шимбә

Агымдагы елның 10 августыннан республикада “Минем уңышларым – Татарстаным казанышлары” дип исемләнгән бәйге башланып китте. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр үзләренең шәхси уңышларын, республика казанышларын кыска күләмле хикәя – эссе рәвешендә, яисә кызыклы фотосурәт аша күрсәтә ала.


 

13
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре бу көннәрдә уракның уртасына якынаялар. Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча кичәге көнгә бөртекле һәм кузаклы культураларны суктыру планы 49 процентка үтәлгән
Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов соңгы ике атнада урак барышына шәхсән контрольлек итү өчен басулар өстеннән оча. Хәзерге вакытта Татарстан күп кенә икътисади күрсәткечләр буенча лидер төбәк дип исәпләнә, шул исәптән авыл хуҗалыгында да Республиканың икътисадын ныгытуга Лаеш районы басу һәм ферма хезмәтчәннәре дә үзләреннән өлеш кертәләр.
Комлы Ковалида бу бәйрәмне ел саен билгеләп үтәләр. Изге Илья чиркәве чаңнары иртәдән авыл кешеләрен бәйрәмгә чакырып яңгырый. Дин юлына басучылар саны елдан ел  арта. Яшьләрнең күп булуы сөендерә. Халык ни өчен бу изгене олылый?
“КН“-“КЯ“ редакциясенә “Иске суэтем башня урынында нәрсә төзелә?“ дип сорап шалтыратучылар күп. Без аны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Александр Ватомовка юлладык.

12
август, 2015 ел
чәршәмбе
Кече Елга узешчән сәнгать  артистлары, сайлаулар  алдыннан Балык Бистәсе Югары Тегермәнлек авылында булдылар

Республикабызның 32 районыннан hәм шул исәптән безнең районнан да Лазаревлар - Вячеслав Петрович hәм Надеңда Алексеевна оныклары белән «Туган авылым» ресторан күңел ачу комплексында видиоклип төшерүдә катнаштылар


11
август, 2015 ел
сишәмбе

Лаеш муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре өчен август-урак өсте.Узган 2014 елның   август аенда 26 пар язылышкан булса, бу елда 24 пар язылышырга уйлый. Узган 2014 елда барысы 152 пар язылышкан, бу елның 7 аенда  бу сан 65


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International