ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
18-21 сентябрьдә “Без бер ил - без бер халык” дигән форум уза. Башкалабыз Казанда узучы әлеге чара экстремизм һәм терроризм очракларын булдырмау максатыннан оештырыла.
Соңгы елларда татар театрлары дөнья классигы Ульям Шекспирга еш мөрәҗәгать итә башлады. Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры быелгы сезонда Шекспирның “Ричард III” әсәрен тәкъдим итәчәк
Статистик мәгълүматларга караганда, 16 нчы сентябрьгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15140 эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 7 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе һаман да 0,74% тәшкил итә
Бүгенге көндә республиканың вакансияләр банкында 48676  вакансия исәпләнә.  10 нчы сентябрьдән алып 15 нчы сентябрьгә кадәр булган узган хисап атнасында гына да хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 4598  гә якын булган.
Кадерле Татарстан Республика яшәүчеләре!
ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык минстрылыгы ТКУ сферада хезмәт бирә торган оешма җитәкчеләренең эшчәнлек эффективлылылыгы буенча сораша,шулай үк коррупция белән көрәш буенча җәмгыять фикерен сорый
Республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесенең беренче этап җиңүчеләрен 20 сентябрьдә Казан ИТ-паркында бүләклиячәкләр.
1 октябрьгә кадәр татарстанлылар яшәү урыны буенча Пенсия фонды идарәсенә даруларга ташламаларны яңарту турында гариза бирә ала, дип хәбәр итә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.
Россиянең 20 төбәгеннән волонтерлар хәрәкәтенең 100 ләп лидеры 2015 нче елгы Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатының волонтерлык программасы белән таныша
ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайлануга бәйле рәвештә, Рафис Борһанов министр вазифасыннан азат ителгән
Чаллының элеккеге мэры Васил Шәйхразиев Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International