ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2021 ел
дүшәмбе

Казан дәүләт аграр университетының агроэкологик тикшеренүләр үзәге сынау лабораториясе сыйфатында аккредитацияләнгән затлар исемлегенә кертелгән.  Димәк, Үзәкнең сынау лабораториясе буларак компетенциясе рәсми рәвештә танылган һәм «Сынау һәм калибрлау лабораторияләренең компетентлыгына гомуми таләпләр» ГОСТ ISO/IEC 17025-2019 таләпләренә туры килә.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә: кичә, 20 август көнне, Әлмәт урманчылыгының Кама-Исмәгыйль кишәрлегендәге 19 нчы һәм 20 нче кварталларда тагын бер урман янгыны чыкты. Урмандагы янгынны сүндерүдә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ, Әлмәт урман хуҗалыгының урман янгыннарын сүндерү станциясе, «Азнакай урман хуҗалыгы» ДБУ, «Кәләй урман хуҗалыгы» ДБУ, «Татнефть» ГАҖ урман янгыннары сүндерү формированиеләре вәкилләре катнашты. Эшләргә барлыгы 30 берәмлек техника һәм 183 кеше җәлеп ителде.


20
август, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районына эш сәфәре кысаларында Столбище авылында DoorHan халыкара концернының яңа заводында булды.

Кичә, 19 августта, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Олы Кабан авылында Спас-Преображенский чиркәвендә бәйрәм литургиясен үткәрде. Аны район Башлыгы Илдус Зарипов каршы алды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Усад авылында 500 урынга исәпләнгән яңа күп юнәлешле лицей ачты.


17
август, 2021 ел
сишәмбе

Fincult.info — Россия Федерациясенең Үзәк банкы тарафыннан булдырылган мәгълүмати-агарту ресурсы. Аның максаты-гражданнарның финанс культурасын формалаштыру. Сайтта төрле яшьтәге кешеләр өчен файдалы мәгълүмат табарга була.


16
август, 2021 ел
дүшәмбе

Лаеш районында түләүле нигездә мобилизация резервын формалаштыру буенча эш башланды. 
"Резервчылар" дәүләт ташламалары һәм гарантияләренең киң җыелмасын алачак. Аерым алганда,

 

Татарстанда биш республика капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру төгәлләнгән: Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең биналары; Ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләр; Авыл башкарма комитетларының (Советларының) биналары; тулай торак биналары; Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы биналар. Барлыгы бу программага 71 объект керә.

Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Урып-җыю кампаниясенең барышы, терлек азыгы әзерләү һәм алда торган көзге чәчүгә әзерлек хакында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-миистры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.


13
август, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2021 елның беренче яртыеллык йомгаклары буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеш рейтингын формалаштырды. Лаеш районы – рейтинг лидеры, икенче урында – Әлмәт районы, өченчедә – Түбән Кама.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International