ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 16 июненә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 20 964 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 307 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,03 % тәшкил итә.

Аларның күбесе педагогик, медицина һәм IT-юнәлешләр программаларын гамәлгә ашыручы югары уку йортларына эләкте. Быел кабул итү кампаниясенең төп үзенчәлеге-Белоруссия абитуриентларына БДИ нәтиҗәләре буенча гына түгел, Үзәк тест нәтиҗәләре буенча да Россия югары уку йортларына керү мөмкинлеге. 

 

Урманнарда янгын чыгу куркынычының югары классы барлыкка килү сәбәпле, ТР Министрлар Кабинетының 15.06.2021 ел, №456 карары нигезендә, Татарстан Республикасында 16 июньнән башлап 21 календарь көне дәвамында гражданнарга урманнарда йөрү тыела. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентка эш сәфәре кысаларында Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиев белән очрашты.

Татарстан Президенты аңа Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибар һәм ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.


16
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Лаешта депутатлар корпусы сайлаучылар белән очрашты. Чарада VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский, VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин һәм Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов катнашты.

Очрашу район мәдәният йортында узды.

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, коляскадагы инвалидларга махсус урыннар белән җиһазландырылган шәһәрара поездларга онлайн-билетлар сатып алу мөмкинлеге туды. «Россия тимер юллары» мәгълүмат системасының инвалидларның Федераль реестры (ФРИ) белән интеграциясе нәтиҗәсендә интернет аша билетлар рәсмиләштергәндә мондый опция узган айдан барлыкка килде. 

Татарстанда Covid-19 инфекциясе артырга мөмкин. Яшьләр ешрак авырый башлады, яңа мутацияләрне дәвалау өчен дарулар икеләтә доза кирәк. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Министрлар кабинетында узган брифингта сөйләде.


15
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Казанда аз керемлеләр өчен яңа кайнар ризык пункты ачылды. Хәйрия проектының инициаторы-Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский.

Илдус Зарипов гражданнарны шәхсән кабул итте. Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм башкалар буенча фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, район башлыгы һәр сишәмбе саен кабул итә.

Лаеш үзәк хастаханәсендә медицина хезмәткәре көнен билгеләп үттеләр. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен бәйрәм белән Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов һәм РҮХнең баш табибы Елена Коробова котладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International