ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә терлекчелек тармагының 2021 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Татарстан Республикасында 2021 елның 33 республика программасының 7се төзелеш-монтаж эшләре башлануга тулысынча әзер – алар килешүләрнең барлык этапларын – сатулар үткәрүне һәм дәүләт контрактлары төзүне уздылар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.


27
февраль, 2021 ел
шимбә

Спорт чарасы Лаешның чаңгы базасында узды. Барлыгы 46 команда (22 белем бирү учреждениесе һәм 24 оешма, шул исәптән авыл җирлекләре) катнашты.

Лаеш үзәк хастаханәсе узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясады һәм 2021 елга планнар билгеләде. Чарада район Башлыгы Илдус Зарипов, республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко һәм РКХнең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев катнаштылар.

Төп доклад белән Лаеш РҮХнең баш табибы Елена Коробова чыгыш ясады.


26
февраль, 2021 ел
җомга

Бүген Лаеш районының дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү профсоюз активы белән киңәшмә узды. Аның эшендә район Башлыгы Илдус Зарипов һәм РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов М-12 «Мәскәү – Түбән Новгород – Казан» тиз йөрешле автомобиль юлы төзелеше мәсьәләләренә багышланган күчмә киңәшмә уздырды. Киңәшмә Югары Ослан районы территориясендәге төзелеш мәйданчыгында узды.

Пыяла савытларын эшкәртү предприятиесен Татарстанда булдыру планлаштырыла. Бу хакта Казанда узган матбугат конференциясендә ТР Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Айрат Шиһапов хәбәр итте.

КФУда бушлай татар теле курслары башланды, аларга 1056 кеше язылды. Бу, алдагы еллар белән чагыштырганда, 10 тапкыр күбрәк.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеч-эпидемиологы Дмитрий Лопухов коронавирустан вакцинацияләү пунктларының саны артты һәм 153кә җитте, дип белдерде. Монда фельдшер-акушерлык пунктлары базасында вакцинацияләүнең стационар һәм мобиль пунктлары кертелгән.

Татарстанның күп функцияле үзәгенең 60 офисының теләсә кайсысында, пропискасына карамастан, Covid-19 коронавирусыннан вакцинация көтү битенә язылырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасында КФҮ матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International