Лаеш районының бер рестораны коронавирус йогышын профилактикалау чараларын үтәмәгән өчен 50 мең сум түләячәк. Шул ук сәбәп аркасында азык-төлек товарлары кибетләренең берсе эшчәнлеге туктатылды. Лаеш район суды шундый карар чыгарды.
Татарстанда быел пассажир автобуслары катнашында аварияләр саны 18% ка кимегән. Бу хакта «Татар-информ» МА биргән интервьюсында Ространснадзор Урта Идел төбәкара дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радик Рамазанов хәбәр итте.
Сишәмбе, 1 декабрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Синоптиклар явым-төшем вәгъдә итми. Иртән урыны белән томан булырга мөмкин.
Табиб-невролог Анна Шмонина яшь ата-аналар өчен киңәшләр турында сөйләде.
"Неврологка төрле авырулар белән киләләр. Эпилепсия, пароксизмаль халәтләр, туңдырмалар, аңы бозылган, мигреннар, энцефалитлар, транзитор ишемик атакалар (инсультка охшаш халәт), һәм әлбәттә, психосоматик авырулар белән – 80 %.
Илдә «РФ субъектларының бөтенроссия мәгариф потенциалы базасы - 2021» формалаша. Порталда илнең мәгариф учреждениеләре уздырган социаль әһәмиятле конкурслар, акцияләр һәм башка чаралар урнаштырылачак.
Инвалидлар декадасы алдыннан Лаеш районы мәшгульлек үзәге актуаль вакансияләр исемлеген әзерләде. Эшләр исемлегендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар алырга мөмкин булган һөнәрләр күрсәтелгән.
Лаеш чәк-чәге «Россия тәмнәре»милли конкурсында Татарстан данын яклаячак.
«Россия тәме» сайтында сез яраткан ризыгыгыз өчен үз тавышыгызны бирергә һәм җирле җитештерүчеләргә ярдәм итә аласыз.
Бүген Казанда республикада беренче СБЕР ЕАПТЕКА даруханә хабын ачу тантанасы узды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Сбербанк идарәсе рәисе урынбасары Ольга Голодец катнашты.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпләрдә сыйфатлы, сәламәт һәм баланслы кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру буенча масштаблы эше кысаларында 1 һәм 2 декабрьдә Саранскида (Мордовия Республикасы) Бөтенроссия конференциясе узачак, анда мәктәп туклану системасын камилләштерү мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров машина-трактор парклары объектларын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру, техниканы кышкы саклауга кую һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау турында сөйләде.