Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов инженерлык системаларын капиталь ремонтлау һәм модернизацияләү буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Килеп туган эпидемиологик хәлгә (ОРВИ һәм гриппның сезонлы күтәрелүе) һәм яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралуны профилактикалау максатларында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2020 елның 16 ноябреннән идарәдә һәм территориаль бүлекләрдә гражданнарны шәхсән кабул итү туктатылуын хәбәр итә.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе covid-19 телефоннары буенча шалтыратуларны кабул итү турында хәбәр итә.
Ул билгеләп үткәнчә, ЛТЭТ-Татарстанның иң эре урта һөнәри белем бирү уку йортларының берсе. Аның сүзләренә караганда, бинага классик традицияләрне үсешнең яңа тенденцияләре белән бергә алып була.
Соңгы биш елда Татарстанда эшкуарларга ярдәм итүгә 7,3 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән. Шуның 2,6 млрд сумы – федераль бюджеттан, 4,7 млрд сумы Татарстан бюджетыннан бүленгән. Ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында, республика һәм федераль программалар кысаларында күрсәтелә.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган Татарстанда 2020 елда юл эшләре программасын үтәү нәтиҗәләренә һәм юл оешмаларының кышкы шартларда эшләргә әзерлекләренә багышланган брифингта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
2020 елның 25 ноябрендә барлык Россия мәктәпләрендә макулатура җыю буенча акция старт алды – #БумБатл. Акция тапшырыла торган кәгазь чималының саны буенча ярышу булудан тыш, мәктәп укучыларының кумирлары белән шәхсән аралашу мөмкинлеге өчен социаль челтәрләрдә челлендж башлап җибәрү дә. Катнашу өчен гади генә шартларны үтәргә кирәк: макулатура җыярга, постны #БумБатл хештегы белән Instagram яки TikTok битләрендә урнаштырырга һәм акциянең http://бумбатл.рф/ сайтында гариза бирергә кирәк.
Лаеш чәк-чәге «Россия тәмнәре»милли конкурсында Татарстан данын яклаячак.
«Россия тәме» сайтында сез яраткан ризыгыгыз өчен үз тавышыгызны бирергә һәм җирле җитештерүчеләргә ярдәм итә аласыз.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елның 9 ае йомгаклары буенча республикада алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.