ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

"Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов бүген Лаеш районының Хәерби авылында урнашкан "КМИЗ луч" заводында булдылар.

Бүген Лаеш техник-икътисад техникумында «Без коррупциягә каршы дөнья өчен» дигән түгәрәк өстәл узды. 3нче курс студентлары өчен танып-белү дәресен район башлыгы ярдәмчесе Марина Карпова үткәрде.

"Челтәр компаниясе" АҖ хезмәткәрләре Столбище авылында чираттагы акыллы счетчик урнаштырдылар.

Татарстан Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды үзмәшгульләр өчен ташламалы микрозаймнар алуга гаризалар кабул итә башлады. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан Республикасында урман үсемлекләре орлыкларының иминият фондын формалаштыру эшләре тәмамланган. Хәзерге вакытта фондта 253 кг ылыслы токым орлыгы бар, шул исәптән 134 кг – нарат, 105 кг – чыршы, 14 кг – карагай орлыгы.

Бүген республиканың һәр торак пунктына барып җитү һәм мөмкин кадәр күбрәк яшь кешеләрне колачлау өчен, яшьләр белән эшләүнең барлык рәвешләрен үстерергә кирәк. Моның өчен бүген бөтен мөмкинлекләр дә бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» X республика яшьләр форумы финалына чыккан яшьләр белән очрашуда белдерде. Чара Казан ИТ-паркында узды. Очрашуда шулай ук Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык башлыгы Александр Бугаев һәм Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашты.

Татарстанда “Халык контроле” системасына килгән мөрәҗәгатьләрнең саны 2020 елда 72 меңгә кадәр арткан, шуларның 76%ы хәл ителгән.


1
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Илдус Зарипов "Бердәм Россия" партиясенең гражданнарны кабул итү декадасы кысаларында гражданнарны шәхсән кабул итте. Төзелеш, җир-мөлкәт мөнәсәбәтләренә,төзекләндерү һәм хәйриячелеккә кагылышлы сораулар каралды .

Хәзер пенсия яше алды статусын Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша раслап була. Моның өчен Пенсия фондына барырга кирәкми. Бу хакта Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе хәбәр итә.

Пенсия алды яшендәге гражданнар өчен закон нигезендә түбәндәге ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары каралган:

-салым ташламалары;

-ел саен уза торган диспансеризациягә бәйле ташламалар;

Лаеш территориаль органы 2020 елның 1-10 декабрендә такси һәм каршеринг хезмәтләре буенча «кайнар линия» үткәрү турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча түбәндәге номерлар буенча шалтыратып була: 88437828092 (Лаеш); 88436732530 (Питрәч); 8843612208 (Балык Бистәсе).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International