ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда 2021 елның 10 гыйнварына кадәр пиротехникадан файдалану тыелган. ТР Премьер-министры Алексей Песошин тиешле карарны имзалады.

2020 елның 25 ноябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 58 345 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 4 416 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 2,87 % тәшкил итә.

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында быел үткәрелгән «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә йомгак ясалган. Катнашучылар көче белән барлыгы 40 млн. агач утыртылган.

Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында коронавирусны профилактикалау белән бәйле яңа сервис эшли башлады. Хәзер COVID-19 тестының нәтиҗәләре Дәүләт хезмәтләрендә кулланучының шәхси кабинетына йөкләнәчәк. Проект Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан Роспотребнадзор белән берлектә эшләнгән.


25
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Профилактик акция кысаларында Лаеш районы ГТХМ хезмәткәрләре чираттагы тапкыр халыкка куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерделәр.

Россиянең Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы РФ Урман кодексының 25 статьясындагы 1 өлешенә урманнардан файдалануның яңа төрен кертергә тәкъдим иткән. Ул «Балык хуҗалыгы өлкәсендә эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыру» кебек яңгырый. Россия Федерациясе хөкүмәте Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры Александр Козлов тарафыннан Министрлар Кабинеты утырышына чыгарылган тәкъдимне хуплаган.

Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2020 елда Татарстанда юл эшләре программасын үтәү нәтиҗәләренә һәм юл оешмаларының кышкы шартларда эшләргә әзерлегенә багышланган брифинг узды.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы укучыларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән олимпиадаларның, интеллектуаль, иҗади конкурсларның, чараларның яңартылган исемлеге проектын әзерләде.

Татарстан Республикасында урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү эшләре дәвам итә. Шулай итеп, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 24 ноябренә барлыгы 23,2 мең гектар мәйданда утыртмалар тикшерелгән. Эшләрне «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге һәм республика урман хуҗалыклары белгечләре башкара.

Татарстанда 2021 елда автомобиль юллары төзелешенә һәм төзекләндерүгә 26 млрд сум акча бүлеп бирү ниятләнә. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International