Авылда үз эшеңне ачу һәм авыл территорияләрен социаль үстерүдә катнашу мөмкинлекләре турында авыл халкына мәгълүмат җиткерү өчен Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россия авыл яшьләре берлегенең «Авылда үз эшең – кыю бул!» проектын гамәлгә ашыруга кереште.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыкларында төп урман барлыкка китерүче токымнар орлыкларын әзерләү дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматларына караганда, 2020 елның 22 октябренә 1,2 мең кг орлык җыелган, шулардан 479 кг нарат, 113 кг чыршы, 47 кг карагай, 531 кг яфраклы токым.
Бүген Портал аша Казанның 52 судына һәм Татарстан муниципаль берәмлекләренә язылырга мөмкин.
Хөрмәтле Лаеш районы халкы! Без сезнең өчен районыбыз предприятиеләрендә һәм оешмаларында 250гә якын вакансия әзерләдек.
«Экологик культура» Бөтенроссия конкурсының көзге этабына эшләр кабул итү дәвам итә. Аны Россия мәктәп укучылары хәрәкәте оештыра.
2021 елга Татарстан бюджетында федераль бюджеттан 40,9 млрд. сум күләмендә кире кайтарылмый торган керемнәр исәпкә алынган. Бу хакта ТР финанслар министры урынбасары Алла Анфимова ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында хәбәр итте.
Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2020 елның 6 августында кабул ителгән 1191 номерлы карары буенча коронавирус белән зарарланган яисә авыру йоктырган дигән шикле пациентларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренең агымдагы елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәрге чорда хезмәт стажы махсус тәртиптә исәпләнә. Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирә торган бер көн алар өчен ике тиешле хезмәт көне итеп исәпләнә. Бу хакта медицина хезмәткәрләренә Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Илдус Зарипов гражданнарны шәхсән кабул итте. Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре, экология, төзелеш, мәгариф һәм башка мәсьәләләр каралды.
Татарстанның консолидацияләнгән бюджетында 2021 елда мәгариф тармагына 101,7 млрд сум акча планлаштырылган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында финанс министры урынбасары Алексей Шишкин хәбәр итте.
Бюджет акчаларын бүлү методикасына үзгәрешләр кертелде. Ерак Төньяк районнарыннан һәм аларга тиңләштерелгән җирләрдән күчеп килүче гражданнар торак сатып алу өчен кыска вакыт эчендә социаль түләүләр ала алачак. Кайбер норматив актларга үзгәрешләр кертү турындагы карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады.