ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Быел Татарстанда өлкән яшьтәге 1290 кеше WorldSkills программалары буенча белем алды. 50 яшендәге һәм аннан өлкәнрәк затларны укыту «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты тарафыннан каралган иде. 

23 октябрьгә Татарстанда 2 млн 197 мең кв. метр торак, ягъни планда каралганның 74%ы файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры МаратАйзатуллин хәбәр итте.

2020 елда Экология министрлыгының дәүләт инспекторлары табигатьне саклау законы бозылуның 4 меңнән артык очрагын ачыклаган, бу узган елның шул чорына караганда 800гә кимрәк.

2020 елның 15-16 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья калдыкларны икенчел эшкәртү көненә (рециклинг) багышланган Бөтенроссия экологик диктанты үткәреләчәк. Диктантның максаты – россиялеләрнең экологик грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм экологик белемнәрне популярлаштыру.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда халыкка акчалата ярдәм бирү сервисын эшләтеп җибәрү турында мәгълүмат таратыла.

"Дәүләт хезмәтләре порталы" администрациясе тарафыннан имзаланган бу хәбәрләр - фейк. Мондый платформа юк.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы ярдәмендә балалар пособиеләрен, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр алу өчен берничә гариза бирергә мөмкин.


23
октябрь, 2020 ел
җомга

Россия Хөкүмәте ташламалы ипотека кредиты программасын дәвам итәчәк. Бу хакта Министрлар Кабинеты утырышында Россия премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын шимбә көнне, 24 октябрьдә, иртәнге сәгать 6дан эшли башлый торган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра.

23-29 ноябрьдә көндезге-дистанцион форматта инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионаты узачак.


22
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

22 октябрьдә 22 сәгатьтән 23 октябрьдә 18 сәгатькә кадәр Татарстанда, аерым алганда, Казанда һава торышы начарлану көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International