Бүген Татарстан Республикасында «Лесовоз» операциясе башланды. Әлеге ведомствоара оператив-профилактика чарасының максаты – республикада законсыз агач әзерләү, ташу һәм эшкәртүне кисәтү һәм булдырмау. Операция 2020 елның 5 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.
6 октябрьдә 17:00 сәгатьтә «Агрополия» онлайн мәктәбе кысаларында чираттагы түләүсез вебинар узачак. Ул төгәл игенчелек технологияләренә багышлана. Курс спикеры, галим-эколог Ирина Головатая төгәл игенчелек технологияләрен этаплап кертү турында сөйлиячәк, курс лекцияләрдә катнашучылар өчен төгәл игенчелек системаларын индивидуаль сайлап алуны үз эченә ала.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика педагогик хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ТР Лаеш муниципаль районының Усад гимназиясе территориясендә «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе кысаларында агачлар утыртылды. Чарада «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре һәм «Усадский подрост» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар катнашты. Алар көче белән барлыгы 30 данә чыршы, миләш, өрәңге һәм башка агач үсентеләре утыртылды.
Район мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды.
Өлкән буын вәкилләрен Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов котлады.
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 5 млрд. 407 млн. сумлык эш башкарылган, бу 85,09% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Татарстан Республикасында яшелчә уңышын җыю дәвам итә. Бүгенгә 1,4 мең га, ягъни 58% җыеп алынган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Сишәмбе, 6 октябрьдә, Столбище һәм Дятлово авылларында планлы рәвештә су белән тәэмин итүне туктатып торачаклар. Торак пунктларда су бирү ремонт эшләре тәмамланганнан соң яңартылачак.
Бүген район Башлыгы Илдус Зарипов традицион киңәшмәдә каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны оештыру буенча эшне көчәйтергә кушты. Башкарылган эшләр турында «ПЖКХ «ИК» РЕГОПЕРАТОРЫ вәкиле - «КОМТЕХ» ҖЧҖ генераль директоры Марат Назыйров сөйләде. Аның сүзләренә караганда, эш контейнерларга еш кына коммуналь калдыкларга керми торган чүп – чар-ботаклар белән бәйле рәвештә катлаулана. Башлык әлеге мәсьәләне эшләп бетерергә һәм чыгару графикларын яңадан карарга кушты.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре татарстанлыларның грипп һәм ОРВИ профилактикасы, шулай ук прививка ясау кампаниясе турындагы сорауларына җавап бирәчәк. Бу хакта республика ведомствосының матбугат хезмәте хәбәр итә.