Татарстан Министрлар Кабинеты ике объект — Азнакай районының Мәнәвез Үзәне һәм Лениногорск районының «Покш Пандо» ны төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәлләре итәргә карар кылды.
Агулы гөмбәләр Татарстанның барлык урманнарында бар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан федераль университетының гомуми экология кафедрасы өлкән укытучысы Ким Потапов сөйләде.
Илдус Зарипов гражданнарны шәхсән кабул итте. 20дән артык мәсьәлә каралды, шул исәптән җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре, су белән тәэмин итү, торак шартларын яхшырту,
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Лаеш районы Башлыгы Илдус Зариповның районда полилингваль белем бирү комплексы төзү турындагы инициативасын хуплады.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин Балалар Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Айрат Зиатдиновка өстәмә медицина җиһазлары сатып алу өчен сертификат тапшырды. Республика Хөкүмәте хезмәткәрләре башкарма хакимият органнарының һәм Татарстанның сәламәтлек саклау системасының 100 еллыгына багышланган хәйрия акциясе кысаларында 5 миллион 700 мең сум акча җыйдылар.
2020 ел башыннан ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе төзелеш объектларын Проект документларына туры килү-килмәүгә 2,3 меңгә якын тикшерү үткәргән. Бу хакта күзәтчелек органы матбугат хезмәте хәбәр итә. 62 социаль инфраструктура объекты (балалар бакчалары, мәктәпләр һәм спорт комплекслары), шулай ук 35 торак йорт, 27 җитештерү комплексы, 16 коммуналь-көнкүреш өчен билгеләнгән объект һәм сигез юл һәм күпер кичүе Проект документларына туры килү турында бәяләмә алды.
Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге хәбәр итә, хәзер Татарстан ПФР контакт - үзәге операторларына телефон номеры буенча шалтыратырга мөмкин 8-800-600-0-357.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк республика буенча күп каналлы номер +7 (843) 279-27-27 гамәлдә булган иде.
Бүген АТСР Халык Комиссарлары Советы — республиканың беренче Хөкүмәте төзелүгә 100 ел тулды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан халык даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә торган лидер төбәкләр арасында булып чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Милли студентлар клублары лигасының Бөтенроссия слеты 26 сентябрьдә Казанда тәмамланды, аның нәтиҗәләре буенча республика проектлары 2 млн.сумнан артык грант акчасы алды. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә