ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

16 сентябрь көнне «Казан шәһәре Идел буе районы балалар йорты» ДБУда Идел буе федераль округының «Балачакны кайтарырга» исемле интеллектуаль-үсеш уенының төбәк этабы узды.

Башлангыч сыйныф укучыларының ата-аналары Россия мәктәпләрендә бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү сыйфатын дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша бәяли алалар. Фикер, шикаять яки тәкъдимне кире элемтәнең махсус формасы аша калдырырга мөмкин - https://www.gosuslugi.ru/10090/1. 


18
сентябрь, 2020 ел
җомга

Балаларны вакциналаштырырга кирәк, мөһим прививкалар белән сузарга киңәш ителми. Бу хакта түгәрәк өстәлдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча баш штаттан тыш белгече Дмитрий Лопушов сөйләде.

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында 2020 елда «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясен үткәрү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Татарстан Республикасында яшь үсентеләрне карау эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 17 сентябренә алар 2,1 мең га мәйданда башкарылган.

37 район игенчеләре бөртекле культуралар җыюны төгәлләделәр. Финиш сызыгына Балык Бистәсе, Азнакай, Әлмәт, Мамадыш, Лаеш һәм Менделеевск районнары чыкты. Бүгенге көнгә республика буенча 1502,8 мең га мәйданда ашлык суктырылган, 5310,2 мең тонна җыелган, уртача уңыш-35,3 ц/га.


17
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

17 сентябрьдә Татарстанда бераз яңгыр яварга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яз көне авыл халкын орлыклар һәм яшелчә культуралары үсентеләре белән тәэмин итү өчен республика бюджетыннан ун миллион сум акча бүлеп бирелде. Covid-19 коронавирусы таралуга бәйле куелган чикләүләр шартларында бу күпбалалы гаиләләр һәм өлкән яшьтәге ялгыз гражданнар өчен ярдәм булырга тиеш иде. Шулай булдымы икән?

2015 елдан Россия Федерациясендә ЛесЕГАИС системасы эшли башлады. Әлеге система агач материалын һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алу, шулай ук тапшырылган мәгълүматны анализлау һәм алынган белешмәләрне тикшереп тору өчен билгеләнгән.

Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә гриппка каршы сезонлы вакцинация башланды. Моның белән бергә ата-аналарда күп кенә сораулар туа. Аларның иң ешларын без «Кояшлы» балалар поликлиникасы мөдире Ольга Митинага бирдек. Эксперт фикере белән сез ТР сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында сылтама буенча күчеп таныша аласыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International