Михаил Афанасьев 92 яшьлек Советлар Союзы Герое иртән тоткан судактан авыз итте.
Бәйрәм табыны артында кунакларны Лаеш шәһәре һәм Лаеш районының мактаулы кешесе Борис Кузнецов һәм аның хатыны Әлфия Солтановна каршылады.
Бүген Пәрәү авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Кәримова Әлфинур Хәйрулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны бу истәлекле дата белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров килде. Ул юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән открытка, район башлыгы Михаил Афанасьевтан открытка, акчалата ярдәм һәм бүләкләр тапшырды, Әлфинур Хәйрулловнага нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек, тирә-юньдәгеләрнең яратуын һәм кайгыртуын теләде.
Үзәк китапханәдә 9 декабрьдә билгеләп үтелүче Коррупция белән көрәш көненә багышланган «Коррупция – это безальтернативная часть «культуры»!» китап күргәзмәсе оештырылган. Китап укучыларга Россиядә һәм Татарстанда коррурциягә каршы көрәш сәясәте турында, коррупциягә каршы тору чаралары, коррупцион җинаятьләр өчен җаваплылык турында, шулай ук җәмгыятьтә законга буйсынып яшәү кирәклеге һәм коррупциягә карата түзеп тормау мөһимлеге турында материаллар тәкъдим ителгән, чөнки коррупциягә каршы нәтиҗәле көрәш барлык гражданнар җаваплылыгыннан башка мөмкин түгел.
Бүген Лаеш районының Габишево авылында соципотека программасы буенча салынган 60 квартирлы йортны ачтылар. Тантаналы чарада Лаеш районыбашлыгы Михаил Афанасьев, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды директорының башкарма директоры урынбасары Владимир Никифоров катнашты.
Турфирмалар җитәкчеләре өчен районның торак пунктлары буйлап тур оештырылды, анда алар районның туристик потенциалы белән танышалар.
Юлның беренче тукталышы – Никольский авылы. Монда кунакларны район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова каршы алды, аларны ТРның туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов озатып йөрде, ә экскурсияне Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина үткәрде.
Бүген Лаеш районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында Инвалидлар ункөнлеге кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнүче гаиләләр өчен түгәрәк өстәл үтте.
Бүген Лаеш шәһәренең Җиңү паркында Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы митинг булды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Карсалов, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, районның хәрби комиссары Александр Афанасьев, шәһәр кешеләре һәм белем бирү учреждениеләре укучылары. Мактаулы кунаклар чыгышларыннан соң митингта катнашучы бар кеше Мәңгелек утка чәчәк салды.
Бүген, Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «#ЩедрыйВторник» акциясе кысаларында «Дорогою добра» отряды волонтерлары белән берлектә «Неделя признаний» флешмобы үткәрделәр.
Сезне
3 декабрьдә бар дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу дата – бернигә дә карамастан актив тормыш рәвеше алып барырга тырышучы, ныклык һәм түземлек үрнәге күрсәтүче кешеләргә хөрмәт һәм рәхмәт белдерү.