Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) идарәсе Яңа ел алдыннан 2018 елның 6 декабреннән 27сенә кадәр Кыш Бабай почтасына балалардан хатлар белән гражданнар кабул итү оештырган. Лаеш районында кабул итү Лаеш территориаль бүлеге тарафыннан түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Лаеш шәһәре, Маяковский урамы, 19а йорт, 2нче кабинет.
2018 елның 10-11 декабрендә Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында барлыкка килгән «Дорогою добра» отряды волонтеры Джусупова Айдана 2018 елда «Добровольческий поступок года» республика конкурсында «Социальный доброволец» номинациясендә җиңүче буларак бүләкләү тантанасында катнашты.
Хөрмәтле Лаеш районы халкы!
Сезне дәүләт бәйрәме – Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм!
Инде 25 ел безнең дәүләтнең Төп Законы илебез тормышының, җәмгыятьнең һәм аерым гражданнарның нык хокукый нигезе булып тора.
Район мәдәният йортында заманча кинозал эшли башлады, ул «Kinolife» исемен йөртәчәк.
Тантаналы ачуда Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, «Татаркино» ГБУК директоры Миләүшә Айтуганова һәм ТР мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашты.
Инвалидлар ункөнлеге тәмамланды. Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында инвалидларның район җәмгыяте түгәрәк өстәле булды.
Россия Федерациясе Генераль прокуроры күрсәтмәсенә ярашлы төстә, 2018 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Лаеш районы прокуратурасы тарафыннан җирле вакыт белән 12дән 20 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча гражданнар кабул итүнең гомумроссия көне үткәреләчәк: Лаеш шәһәре, Совет урамы, 1а йорт.
Кабул итүгә алдан язылу 8(84378) 2-55-49 телефоны аша башкарыла.
Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә Лаеш районының XXV сессиясе (дәвамы) булды.
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының 2019 елга һәм 2020 һәм 2021 еллар планлы чорга бюджеты турында район ның финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Галиева сөйләде.
Яңа ел алдыннан Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) идарәсе тарафыннан 10 декабрьдән 21 декабрьгә кадәр балалар товарлары, аерым алганда өс киемнәре, аяк киемнәре, уенчыклар, яңа ел товарлары, балалар ризыгы сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча тематик консультация оештырылды.
Россиянең «Яндекс» поисковигы быел Татарстан халкын иң кызыксындырган темаларны билгеләде. Алар арасында вакыйгалар, кешеләр, яңалыклар, фильмнар, сериаллар, уеннар, музыка, шулай ук мемнар бар.
Габишево китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары белән рус шагыйре Ф.И.Тютчевның 125 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Башта китапханәче М.Н.Самарханова шагыйрьнең биографиясе белән таныштырды. Аннан соң балалар ел фасыллары турында табышмакларга җавап таптылар. Музыка астында укучылар шагыйрьнең тылсымлы шигырьләренең аудиоязмаларын тыңладылар. «Есть в осени первоначальной…»