«И полнятся любовью женщин души…» - Үзәк китапханәдә «Мастерица» клубы әгъзалары һәм шәһәребез кешеләре өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап яз бәйрәме уздырылды.
“Тарихи хәтер” проекты кысаларында Сугышчан Дан музеенда “Язмыш юлыннан” чарасы, “Кызыклы кеше белән очрашу” циклыннан Лаеш шәһәрендә яшәүче Рожков Геннадий Алексеевич белән очрашу булды.
Лаеш районында эш визиты белән Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан булып китте. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев каршы алды. Владыка Лаеш шәһәренең София соборында илаһи литургия үткәрде һәм мәхәллә кешеләре белән аралашты. Аннан соң ул Столбище авылында Гурий, Герман һәм Казан Варфоносие чтркәвендә гыйбадәткә җитәкчелек итте.
Район башлыгы Михаил Афанасьев Никольский авыл җирлегендә булды. Аның барышында ул җирле эшмәкәрләр белән очрашты.
Бүген Лаеш мәдәният йортында 2018 елның 18 мартында Россия Президенты сайлауларын оештыру һәм үткәрү буенча участок сайлау комиссияләре рәисләрен һәм әгъзаларын укыту булды. Чарада район башлыгы Михаил Афанасьев, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов, район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм ТР ҮСК секретаре Надежда Борисова катнашты.
2 мартта, республика Хәтер Маршының эзләү отрядлары Сугышчан Дан музееның һәм Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее кунаклары булдылар. Аның составына Лаеш муниципаль районының Рождествено авылы “Пламя” хәрби-патриотик клубы, Казан шәһәренең 139нчы гимназиясенең “Кар десанты” һәм “Звездный” отряды керә.
Бүген район Советының зур залында сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең йомгаклау медицина киңәшмәсе булды.
Район мәдәният йортында Лаеш шәһәрендә Кама яр буен төзекләндерү турында иҗтимагый фикер алышуы булды.
28 февральдә “Сокуры мәктәбе” МБОУ базасында Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее хезмәткәрләре «Героям – салют Родины!» күчмә чарасы үткәрделәр. Балалар өчен Бөек Ватан сугышының һәм Сталинград бәрелешләренең кырыс сынауларын узган Лаеш районы геройлары турында сөйләргә әзерләнгәннәр иде. Мәктәп укучылары кызыксынып түбәндәге осталык сәгатьләрендә катнаштылар: «Письма с фронта», «Красная звезда» һәм Җирдәге тынычлык һәм бәхет өчен һәлак булганнарны искә алып бер минут тын тордылар.
Алда торган Россия Президентын сайлау хөрмәтенә ТР Аграр яшьләр берләшмәсе яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә “Президент кичләре” республика интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрә, ягъни Лаеш шәһәрендә яңа “Битва умов” көтелә.