Узган ялларда Казанда 2001 елгы һәм аннан яшьрәк балалар арасында “Ак Барс” көрәш клубы призларына көрәш буенча ярышлар үтте. Лаешның көрәш мәктәбендә тәрбияләнүчеләр аларда актив катнаштылар
“Халыкара инвалидлар ункөнлеге” кысаларында “Лаеш РГВО” ДБУ хезмәткәрләре районның дәүләт ветеринария хезмәтенең инвалид хезмәткәрләрендә булдылар. Очрашу вакытында бүләкләр тапшырылды, ветеринария өлкәсендә хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча консуль-тацияләр үткәрелде. Хезмәткәрләр, үз чиратларында күрсәткән игътибарлары һәм тапшырган бүләкләре өчен “Лаеш РГВО” ДБУ начальнигы О.В.Портновка зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Хөрмәтле Имәнкискә авылында яшәүчеләр! Яңа елга караган “Имәнкискә – әкияти шәһәрчек” махсус проект-конкурс старт алу турында хәбәр итүгә шатбыз.
Конкурсның асылы мондый – Имәнкискә авылының үзәк урамы буйлап (башка урамнарда да ярый) кар фигуралары һәм скульптуралары ясарга, аларны бар торак пунктның бизәге булырлык итеп бизәргә.
9 декабрьдә Комлы Ковали авылының “Дружба” спорт-ял үзәгендә Казан шәһәренең “Сәйдәш” мәдәни үзәгенең хатын-кызлар “Фантазия” джаз ансамбле концерты була. Чара 18.30да башлана.
Инвалидлар ункөнлегенең икенче көнендә Лаешның тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен ике чара үтте: үсмерләр өчен “Киләчәгем минем кулымда” социаль-психологик тренингы һәм әти-әниләр белән «Информационная доступность родителей в сфере социального обслуживания» темасына әңгәмә.
Район башлыгы Михаил Афанасьев эш визиты белән Мәскәүгә барды. Ул 1-4 декабрьдә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре өчен "Современные технологии менеджмента и их использование в реформе государственного управления" семинарында катнашты.
Ташкирмән мәктәбенең 7 һәм 6 сыйныф укучылары тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сержанов С.М. җитәкчелегендә Казан шәһәренә “Чиста булыр!” яшьләр экологик хәрәкәтенең финал чарасына чакырылдылар. Анда безнең активистлар Татарстан Республикасында Су саклау зоналары елы кысаларында “Чиста булыр!” республика яшьләр экологик хәрәкәте чараларын гамәлгә ашыруда актив катнашулары өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан “Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФБУЗ филиалының Консультация пункты белгечләре Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында 2016 елның 8 декабрендә балалар товарларының сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча “кайнар линия“ оештырганнар.
Килеп чыккан барлык сораулар буенча консультацияне сез 9дан 12 сәгатькә һәм 13тән 16 кадәр 8(84378) 2-80-37 телефоны аша ала аласыз.
Комлы Ковали мәктәбендә китапханәчеләр семинары үтте. Семинарның темасы “Мәктәп китапханәләренең эш формалары”. Китапханәчеләр “Бөек Биләр шәһәре” виртуаль экскурсиясендә катнаштылар, электрон китап ясарга өйрәнделәр, “Слабое звено” уенын карадылар.
Лаешның тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар ункөнлеген Лаешның 3 мәктәбенең «Маски» иҗат коллективы волонтер укучылары яхшы традиция белән ачалар.
Театральләштерелгән «Твори добро» концерт котлавы волонтер укучыларның музыкаль-иҗади чыгышлары рәвешендә яңгырады. Музыкаль һәм аерым чыгышлар проза һәм шигырьләр белән алышынды, ә ахырда «Муха-Цокотуха» инсценировкасы күрсәтелде. Анда барыбызга да дус, тату яшәргә кирәклеге, бергәләп барлык мәшәкатьләрне дә җиңеп булуы турында сөйләнелде.
Программаның соңгы номерыннан соң алкышлар озак вакыт тынмады.