Бу атнада ул проблемаларны үтемлерәк хәл итү өчен тиешле хезмәт һәм хакимият органнары белән берлектә яңа форматта узды. Кабул итүдә фермер һәм шәхси хуҗалыкларны үстерү, торак шартларын яхшырту һәм җир бенча сораулар кебек темалар яңгырады.
8 нән 10 апрельгә кадәр Краснодар краеның Анапа шәһәрендә 1999-2002 елгы кызлар арасында (сукырлар спорты) дзюдо буенча Россия беренчелеге узды. Анда республикабыз данын Лаеш балалар йортында тәрбияләнүче Арианна Литовченко яклады һәм 48 килограмма үлчәүдә 2 урынны яулады.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 9 апрельдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Әлеге акция Пәрәү авылы клубы белән “Айбулат” кибете каршындагы мәйданда узды. “Елмаю” отряды әгъзалары авыл халкы арасында “Законны беләсеңме?” дигән викторина ясадылар, аларны үзешчән балалар проекты белән таныштырдылар һәм нароктиклар белнә бәйле теләсә нинди гамәл Җинаять кодексы тарафыннан катгый тыела икәнлеген аңлаттылар. “Закон белән таныштым” дигәнгә имзалар җыйдылар. Акциядә “Елмаю” отрядының 16 әгъзасы, аның җитәкчесе һәм авыл халкы катнашты. Нәтиҗәдә 29 имза җыелды.
Лаеш районында урнашкан “Рамаевское” фермер хуҗалыгында этләр өчен азык җитештерә башлыйлар. Продукцияне үрдәк итеннән һәм фаршның сөякле калдыгыннан ясыйлар. Азык алты төрле булачак, хәзер аның техник таныклыгы өстендә эшлиләр.
Лаеш һәм Столбище урта мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һөнәр сайлау кысаларында Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә булдылар.
Лаеш көрәшчеләре Әлки районының ачык турнирында уңышлы чыгыш ясадылар.
Көрәш буенча ярышлар күп тапкыр Сабантуйлар батыры Талип Яруллин истәлегенә багышланды. Турнирда Татарстанның җиде районыннан 100 дән артык спортчы катнашты.
Тренерлар Илнур Гарипов, Фәрит Гаязов, Риназ Гарипов, Рәсим Хисамов һәм Рәмис Илһамов тәрбияләнүчеләре аерылып торды. Үзләренең авырлык һәм яшь категорияләрендә Рамазан Сибгатуллин, Габделфәт Хәйруллин, Әнвәр Гарипов, Рафис Зарипов һәм Рафик Гюласарян көмеш медальләр яулады. Даниял Шабаев, Илназ Зарипов, Салават Вәлиев, Рамазан Вәлиев, Разил Исхаков, Даниф Гарипов һәм Инсаф Мәннапов бронза призерлар булды.
Республикада 15 апрельдән 15 июньгә кадәр “Татарстанның чиста урманнары“ экологик акция үткәрелә.
Акциянең максаты – безнең “яшел үпкәләрнең“ яхшы санитар-экологик хәлен саклау. Ике айлык кысаларында урман массивларын чүптән чистарту буенча шимбә өмәләре үтәчәк. Шулай ук беседкалар, мәгълүмати паннолар, щитлар һәм аншлагларга кирәкле ремонт ясалачак.
Авыр атлетика буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә Лаешның 1 нче гимназиясе укучысы Константин Миронов җиңү яулады.
Лаеш районында чираттагы тапкыр янгын куркынычсызлыгы сиганлизацияләрен кую буенча күпбалалы гаиләләрнең йорт һәм фатирларында янгын куркынычсызлыгы турында кисәтү максатыннан рейд оештырылды. 6-7 апрельдә УНД ГУ МЧС идарәсенең Лаеш районы буенча күзәтү эше бүлеге җитәкчесе Е.В.Фомин, янгын куркынычсызлыгы буенча Лаеш районы участогы белгече Г.Ю.Гайнутдинов, Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге җитәкчесе, “Кама ягы” газетасы хәбәрчесе янгынның иң беренче белеп алу җиһазы куенлган 10 күпбалалаы гаиләдә булдылар. Гаиләләрнең һәр әгъзасы белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен куллану буенча әңгәмә уздырылды.