Чираттагы халык җыены Татар Саралысы авылында узды. Сессия эшчәнлегендә район башлыгы урынбасары Илгизә Тимиршина катнашты.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, буген – 27 гыйнварда, урыны белән томан төшүе көтелә, көчсез, әмма тотрыксыз җил исәчәк. Юлларда – бозлавык.
Осталарга бай Лаеш җире. Һәм Комлы Ковалида тукталыш ясаган төньяк боланнары моның дәлиле.
Гыйнварда кар катламы көнләп түгел, сәгатьләп үсә. Бу айда район территориясендә яуган явым-төшемнең айлык нормасы инде үтәлгән. Һәм, синоптиклар фаразы буенча, күк канцеляриясе куркыныч метеорологик күренешләрне аз әзерләми әле.
Лаеш үзәк район хастаханәсе райондагы тотрыклы хәл турында хәбәр итә: авыруларның эпидемия бусагасы үтелмәгән, белем бирү учреждениеләрендә карантин игълан ителмәгән.
Лаешның яшь боксчылары Казанда үткән үсмерләр арасында бокс буенча ТР беренчелегеннән өйгә алтын, көмеш һәм бронза медальләр алып кайттылар.
“Артек“ халыкара балалар үзәге һәм “Россия почтасы“ балалар хатларының беренче ачык конкурсына старт игълан итә, анда җиңүчеләр “Артек“ка путевка алачак.
Электр энергиясе кулланучыларга хезмәт күрсәтү планында иң яхшы күрсәткечләр өчен гадәттәге ярышларда Лаеш энергетиклары чираттагы мәртәбә “Челтәр компания“ ААҖ филиалы Идел буе электр челтәрләренең тугыз РЭСы арасында иң яхшы өчлеккә керделәр.
Минем бабам, хөрмәткә ия кеше, һәрчак әйтә иде: “Күренә торган җиргә куйма: каракны гөнаһка этәрмә“. Ваемсыз төстә социаль челтәрдә товар сатучы таныш түгел кешегә акча күчерүче кешеләр нәкъ менә “гөнаһка этәрүче“ләрне хәтерләтә.
Узган ел районда халык дружинниклары ярдәмендә алты җинаять ачылган һәм 127 административ хокук бозу ачыкланган.