ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2020 ел
җомга

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында 2020 елда «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясен үткәрү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Татарстан Республикасында яшь үсентеләрне карау эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 17 сентябренә алар 2,1 мең га мәйданда башкарылган.

37 район игенчеләре бөртекле культуралар җыюны төгәлләделәр. Финиш сызыгына Балык Бистәсе, Азнакай, Әлмәт, Мамадыш, Лаеш һәм Менделеевск районнары чыкты. Бүгенге көнгә республика буенча 1502,8 мең га мәйданда ашлык суктырылган, 5310,2 мең тонна җыелган, уртача уңыш-35,3 ц/га.


17
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

17 сентябрьдә Татарстанда бераз яңгыр яварга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яз көне авыл халкын орлыклар һәм яшелчә культуралары үсентеләре белән тәэмин итү өчен республика бюджетыннан ун миллион сум акча бүлеп бирелде. Covid-19 коронавирусы таралуга бәйле куелган чикләүләр шартларында бу күпбалалы гаиләләр һәм өлкән яшьтәге ялгыз гражданнар өчен ярдәм булырга тиеш иде. Шулай булдымы икән?

2015 елдан Россия Федерациясендә ЛесЕГАИС системасы эшли башлады. Әлеге система агач материалын һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алу, шулай ук тапшырылган мәгълүматны анализлау һәм алынган белешмәләрне тикшереп тору өчен билгеләнгән.

Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә гриппка каршы сезонлы вакцинация башланды. Моның белән бергә ата-аналарда күп кенә сораулар туа. Аларның иң ешларын без «Кояшлы» балалар поликлиникасы мөдире Ольга Митинага бирдек. Эксперт фикере белән сез ТР сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында сылтама буенча күчеп таныша аласыз.


16
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстанда гушр-бакчалар җыю һәм халыкның мохтаҗ категорияләрен азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү буенча традицион кампания башланды. ТР мөселманнары Диния нәзарәте 26 сентябрьне Татарстанда гушер көне дип игълан итте. Равил хәзрәт Зөфәровбилгеләп үткәнчә, акция ТР Диния нәзарәте инициативасы белән ел саен республиканың барлык мөхтәсибәтләрендә үткәрелә. Ә сентябрьнең соңгы шимбәсе Татарстанда гушр көне дип игълан ителә.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү тантанасы 18 сентябрьдә булачак. Шул ук көнне парламентның унөченче утырышы узачак, анда Татарстан Премьер-министры кандидатурасын раслау һәм аның урынбасарлары кандидатураларын килештерү планлаштырыла. Бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. 

Татарстанда хәзер счетчик күрсәткечләрен Telegram мессенджеры, «ВКонтакте» социаль челтәре һәм Лилиянең тавыш ярдәмчесе ярдәмендә бирергә мөмкин. Яңа проект турында республиканың финанслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International