10 июльдә Россиядә туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча беренче Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнде. Конкурста Татарстанны берьюлы 5 кластер тәкъдим итәчәк, аларның һәркайсы үз эченә бер яки берничә аеруча саклана торган табигый территорияне ала. Проектлар өчен priroda.life сайтында тавыш бирергә мөмкин.
Бүген Лаеш шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Зөмәбикә Гыйльметдин кызы Садыкова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Татарстан Республикасында М-5, М-7, Р-240, А-305, Р-239 федераль юлларының берничә участогы буенча зур йөк машиналары хәрәкәте вакытлыча чикләнде. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген Иске Пристань авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Валентина Александровна Шевелина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Хөрмәтле Габишево халкы!2020 елның 15 июленнән 28 июленә кадәр торак пунктның күпфатирлы йортларында кайнар су белән тәэмин итүне туктатып торачаклар.
Татарстан хакимияте гражданнарның урманнарда булуына һәм аларга транспорт чаралары керүгә вакытлыча чикләүләр кертте. Мондый карар янгын куркынычсызлыгы максатларында кабул ителде. Бу хакта ТР премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
Бүген Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнопаркы базасында аграр университетның кыр тәҗрибәсен һәм орлыкчылык участокларын тәкъдир итү булды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов, Казан аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев һәм башка кызыксынган затлар катнашты.
Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов бүген гражданнарны шәхси кабул итте. Кайбер мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, индустриаль парклар үсешенә, җир мөнәсәбәтләренә һәм балалар мәйданчыкларын төзекләндерүгә кагылышлы темалар.
Татарстанлыларга җәмәгать пляжларында коенырга ярамый, чөнки коронавирус әле дә сәламәтлек өчен куркыныч тудыра. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков искәртте.
Татарстан Министрлар Кабинеты карар чыгарган, аның нигезендә Республика онкодиспансеры һәм Түбән Кама РҮХнең «ашыгыч ярдәм» станцияләре һәм бүлекләре күчмә бригадаларының машина йөртүчеләренә хезмәт интенсивлыгы өчен ай саен өстәмә түләүләр билгеләнгән. ТР хокукый мәгълүмат порталында бастырылган документны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалады.