ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте республика Хөкүмәтенә кайбер чикләүләр белән сәүдә үзәкләре һәм җәмәгать туклануы йортлары ачарга тәкъдим итте. Бу хакта матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.


13
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Игътибар итегез, бүген Яр буе, Чернышевский, Первомайская, Габишево урамнарында хәрәкәт схемасы үзгәрде.

Татарстан Республикасында мобиль патруль төркемнәренең рейдлары үткәрелә башлады. Аларның максаты-судагы һәлакәтләрне кисәтү һәм булдырмау. Комиссия составында полиция, МЧС, ОСВОД хезмәткәрләре, район хакимияте вәкилләре бар.

 

Хөрмәтле Лаеш шәһәре һәм Иске Пристань авылы халкы! Иртәгә, 14 июльдә, ремонт эшләре кысаларында электрны өзү планлаштырыла. Шуңа бәйле рәвештә, күрсәтелгән торак пунктларда да су булмаячак.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 2020 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы терлекчелек тармагы эше йомгаклары турында хәбәр итте.

Татарстан Республикасында күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү эшенең барышы турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Бүген Татарстанда кабат аномаль эссе һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.


10
июль, 2020 ел
җомга

Июль башыннан алып 10 июль уртасына кадәр Татарстан сулыкларында 15 һәлакәт булды, аларда 15 кеше (шул исәптән 1 бала) һәлак булды, 6 кешене, шул исәптән 1 баланы коткарып калдылар.

Хөрмәтле Лаеш районы халкы! Илдус Нәфыйков һәм Сәрия Сабурскаяның гражданнарны бергәләп кабул итүе турында сезгә хәбәр итәбез. Чара 2020 елның 14 июленә планлаштырылган.

Район китапханәсенең уку залында «Хыял һәм эзләү юллары»дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Ул Лев Кассилның тууына 115 ел тулуга багышланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International