Татарстанда янә шторм кисәтү игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Илдус Зарипов гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышын уздырды. ⠀
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе милли машина йөртү таныклыкларын озайту белән бәйле алыштыру тәртибен һәм срокларын аңлатты. Шулай итеп, Россия Эчке эшләр министрлыгы боерыгы нигезендә, машина йөртү таныклыкларын алыштыру агымдагы елның 31 декабренә кадәр башкарылырга тиеш.
Якын көннәрдә республика территориясендә бераз салкынаю көтелә. Бу хакта КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.
Татарстанның 11 меңнән артык оешмасы һәм шәхси эшмәкәре дезинфекция чаралары сатып алу өчен субсидияләргә дәгъва итә ала. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанда Covid-19 таралу сәбәпле кертелгән чикләүләрнең яңа ташламалар кертелде. Бүгенге көннән кечкенә кибет һәм кафеларда булу, шулай ук ачык һавада туйлар һәм банкетлар үткәрү рөхсәт ителә. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган ТР Хөкүмәте карарында әйтелә.
Бүген Илдус Зарипов Столбище авыл җирлеге территориясендә күчмә киңәшмә уздырды. Лаеш районы җитәкчесе торак пункттагы төзелеш мәйданнарын карады.
10 июльдә Россиядә туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча беренче Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнде. Конкурста Татарстанны берьюлы 5 кластер тәкъдим итәчәк, аларның һәркайсы үз эченә бер яки берничә аеруча саклана торган табигый территорияне ала. Проектлар өчен priroda.life сайтында тавыш бирергә мөмкин.
Бүген Лаеш шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Зөмәбикә Гыйльметдин кызы Садыкова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Татарстан Республикасында М-5, М-7, Р-240, А-305, Р-239 федераль юлларының берничә участогы буенча зур йөк машиналары хәрәкәте вакытлыча чикләнде. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.