ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Казан шәһәре Башкарма комитеты татарстанлыларны Татарстан башкаласына «хезмәт батырлыгы шәһәре»исемен бирү өчен тавыш бирергә чакыра.

2020 елның 8 июненнән башлап 15 июненә кадәр Россия Федерациясе территориясендә кан хезмәте оешмаларында Бөтендөнья кан доноры көненә туры китерелгән Бөтенроссия донорлар атнасын уздыру планлаштырыла.

Столбище авыл җирлегендә төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, газ килү туктатылачак.

Татарстанда ел саен 33 меңгә якын донор кан бирә, аларның 42% ы 25тән 34 яшькә кадәрге яшь төркеменә керә, дип хәбәр иттеләр Республика кан үзәгендә.

Татарстан халкын Россия көненә багышланган «гражданнар имтиханы» онлайн-тестында катнашырга чакыралар.

Узган атнада Татарстанда уртача җылы, әмма шул ук вакытта тотрыксыз һава торышы саклана. Республикага ял көннәрендә Суыклык килә. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә.

 


8
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Илдус Зарипов Лаеш районы халыкны социаль яклау хезмәткәрләрен котлады. Ул көйле һәм грамоталы эш өчен рәхмәт белдерде.

"Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Социаль хезмәткәр көне белән котлыйм! 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика районнарының авыл хуҗалыгы идарәләре катнашында агросәнәгать комплексын цифрлаштыру буенча эшче киңәшмә узды.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2020 елның 5-19 июнь көннәрендә гражданнарга балалар ялы хезмәте күрсәтүнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре, шулай ук балалар ялын оештырганда гамәлдәге норматив гигиена таләпләре турында тематик консультация бирәчәк.

ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил ярдәме белән telegram-«Деловорот» каналы булдырылды. https://ttttt.me/delovorot.

Каналның эш максаты-бизнес-омбудсменның Татарстан Республикасы эшкуарлары белән турыдан-туры аралашуын җайга салу.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International