Хезмәткә яраксыз гражданнарны караган өчен хезмәткә яраклы эшләүче кеше хезмәте өчен компенсацион түләү рәсмиләштерә ала. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.
Тәрбиягә алынган гражданның категориясенә карап, компенсацион яисә айлык түләү билгеләнә.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе бүген киңәшмә уздырачак, анда ТР Президентын сайлауларны әзерләү һәм үткәрү буенча төп чаралар планын караячак. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
Бүген регионнарга коронавируска каршы Россиядә ясалган «Авифавир» препаратын китерү башлана. Якын арада Татарстан даруны алачак.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 11 июньдә Татарстанда урыны белән яңгыр, яшен һәм боз көтелә, дип кисәтә. Төнлә һәм иртән томан булырга мөмкин.
Бүген Лаеш районы Советында Илдус Зарипов гражданнарны шәхси кабул итте.
«Электрон балалар бакчасы» АИС системасында яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Усады авылындагы «ТК Көньяк парк» теркәлде
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы эшендә Илдус Зарипов катнашты.
Татарстанда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә сайлау участокларыннан тыш (тавыш бирү өчен бинадан тыш) катнашырга карар кылган гражданнардан гаризалар кабул итү дәвам итә. Ул 7 көн дәвамында – 25 июньнән 1 июльгә кадәр барачак.
10 июньдә Татарстанда кыска вакытлы яңгыр көтелә, аерым районнарда яшенле яңгыр, урыны белән яшен.
Бүген Илдус Зарипов Лаеш урамнарын һәм ишегалларын төзекләндерүне карап чыкты. Башкарылган эшләр турында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Арефьев хәбәр итте.