ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстанда урта һөнәри уку йортларына документлар кабул итү үзенчәлекләрен расладылар.Бу хакта республика мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә

8 июньнән кибетләр тәүлек буе сәүдәгә әйләнеп кайта ала – алардан эш режимы буенча чикләүләр төшерелә.

8 июньдә төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда да, урыны белән томан көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.


5
июнь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Советының чираттагы утыз сигезенче сессиясе узды. Анда Илдус Зарипов катнашты.

 

Бүген район Советында чакырылыш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда чакырылыш комиссиясе рәисе-Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов һәм хәрби комиссар Александр Афанасьев катнашты.

2017 елдан башлап Татарстан Республикасында «Өлкән кешене гаиләгә кабул итү " проекты тормышка ашырыла. Әлеге социаль проект кысаларында, республиканың битараф булмаган кешеләре өлкән буын вәкилләрен үз канаты астына ала, ә ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр яңа гаилә ала.

1 июньнән үзмәшгуль гражданнар 2019 ел өчен түләнгән салымнарны кире кайтара башлый. Моннан тыш, үзмәшгульләр 1230 сум күләмендә салым капиталын рәсмиләштерә алачак, аны 2020 елда салым түләүгә тотарга мөмкин булачак.

Федераль салым хезмәте мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасында 2019 елда үзмәшгуль гражданнарга 138,9 млн.сум күләмендә субсидия түләнгән. 2019 ел нәтиҗәләре буенча республикада 57 602 үзмәшгульлек очрагы теркәлгән.

5 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы һәм уртача яңгыр, көньяк-көнбатыштан талгын җил.

5 июньнән Татарстанда Россиянең башка төбәкләреннән килгәннәргә үз-үзеңне изоляцияләүгә китмәскә рөхсәт иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International