Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы һәм Татарстанның атказанган табибы Борис Менделевич россиялеләргә карантинның үз-үзеңне изоляциядән аермасын аңлатты. Аның сүзләрен ТАСС җиткерде.
2 апрельдә Татарстан территориясендә шактый салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә явым-төшем көтелми, көндез урыны белән яңгыр һәм юеш кар явуы ихтимал.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Адаптация технологияләре: ничек аякта калырга һәм ничек үсәргә?» темасына бизнес өчен онлайн-конференциядә катнашты.
Рөстәм Миңнеханов бу чарада Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортындагы кабинетыннан дистанцион катнашты.
Татарстанда гомуми изоляция режимы вакытында өйдән чыгу өчен цифрлы пропусклар алу өчен портал эшли башлады. Проект Татарстан Республикасының цифрлы трансформация үзәге һәм Ак Барс Банк белән берлектә тормышка ашырылган.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 13 мартында кабул ителгән 270 номерлы карары буенча агымдагы елның 1 апреленнән дәүләт пенсия тәэминатындагы, шул исәптән социаль пенсияләр дә 6,1 % индексацияләнә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итә.
Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министрлыгы "Ак Барс Банк" Цифрлы трансформация үзәге командасы белән берлектә үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында өйдән чыгу өчен цифрлы пропусклар алу өчен сервис эшәтеп җибәрде. Татарстан әлеге системаны гамәлгә ашырган ил күләмендә беренче төбәк.
1 апрельдә Татарстанда һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Аерым алганда, төнлә һәм иртән республика буенча, шул исәптән Казанны да кертеп, юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Татарстанда республикада яшәүчеләргә үз-үзеңне изоляцияләү чорында хәрәкәт итү хокукын бирә торган махсус рөхсәтләр алу тәртибе гамәлгә кертелде. ТР Хөкүмәтенең тиешле карарын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Санитар-эпидемиологик хәл һәм коронавирус йогышы таралуга юл куймау сәбәпле, район җитәкчесе Илдус Зарипов гражданнарны элемтә чараларын кулланып читтән торып кабул итә.