28 марта 2018 года в г. Лаишево Главный федеральный инспектор по Республике Татарстан Ренат Тимерзянов проведёт приём граждан совместно с прокурором Республики Татарстан Илдусом Нафиковым и заместителем руководителя Следственного управления Следственного комитета России по Республике Татарстан Владимиром Циомой.
Кадастр палатасы кадастр инженерлары һәм күчемсез милек базарының башка белгечләре өчен мини-семинарлар үткәрергә ниятли.
Район Советының кече залында Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча Комиссия әгъзалары катнашында гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча киңәшмә булды.
Лаеш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре язучы тууга 190 ел тулуга багышланган «Я вновь открываю Л. Толстого» республика акциясендә катнаштылар. Акциянең катнашучылары Лаешның 2 мәктәбенең кече мәктәп яшендәге укучылары булды.
Керемнәре аз булган гаиләләр (гаиләдәге бер кешегә 13713 сумнан кимрәк), икенче балалары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган очракта ана капиталыннан ай саен түләү алу хокукы алдылар. Түләү балага 1,5 яшь тулганчы бирелә. Гаиләләргә уңайлы булсын өчен түләү билгеләү турында гаризаны бала туганнан соң 6 ай эчендә бирергә мөмкин – акчалар бу вакыттан соң үткән барлык айларга бирелә. Гаризаны 6 айдан соң биргәндә түләү мөрәҗәгать иткән көннән соң гына билгеләнә.
Усады авылының 1758 нче сайлау участогында беренчеләрдән булып Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев тавыш бирде. Ул шулай ук «Айда на выборы» фотозонасында тавыш бирде.
Бүген шундый исем астында Лаешның 1 гимназиясе базасында әлеге гимназиянең 2, 3, һәм 4 сыйныф укучылары “Язгы игелек атнасы” ирекле акция кысаларында чара үткәрделәр.
Чараның максаты сәламәт, актив тормыш рәвешен пропагандалау, үсмерләрне спорт чараларында актив катнашуга җәлеп итү, уңай эмоцияләр үстерү.
“Алтын көз” халыкка комплеслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре “Язгы игелек атнасы” акциясе кысаларында Лаеш техник-иктисади техникумы студентлары арасыннан волонтерлар белән «День добрых дел» акциясе үткәрделәр.
Ирекле “Язгы игелек атнасы” акциясе кысаларында “Алтын көз” халыкка комплеслы социальхезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре Гүзәл Садыйкова Державино авылы мәдәният йортында үзе хезмәт күрсәтүчеләр өчен «Ветераны живут рядом» темасына әдәби-музыкаль бәйрәм программасы оештырды.
Лаеш районы предприятиеләре һәм оешмалары арасында мини-футбол буенча ярышлар төгәлләнде. Турнир нәтиҗәләре буенча 1 урынны “Ферекс” командасы, 2 урынны “Бергауф”, 3 урынны “Россия Почтасы” командасы алды. Җиңүчеләргә бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов тапшырды