ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Лаеш шәһәрендә «ОТР» (Общественное телевидение России, Мәскәү шәһәре) телеканалының төшерү төркеме булды. Журналистлар «Малые города России» проекты өчен репортаж төшерделәр. Аерым алганда, алар “Лаеш балык заводы” ЯАҖдә булдылар, анда балык тоту процессы һәм предприятие эше белән таныштылар. Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеен һәм Сугышчан Дан музеен карадылар, аның барышында үзешчән язучы  Геннадий Рожков белән аралыштылар. Шулай ук алар талдан әйберләр үрү белән шөгыльләнүче ИП Бурмистровта, КФХ Юркевичта, «Рассвет» ат клубында булдылар.

Кешеләр Казан шәһәренең Ленин бакчасындагы матәм урынына Кемероводагы янгында һәлак булган кешеләр истәлегенә чәчәкләр һәм уенчыклар китерүне дәвам итәләр.


28
март, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Лаеш шәһәренә эш визиты белән ТР буенча төп федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР прокуроры Илдус Нәфыйгов һәм Россия тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Циома килде. Алар бергәләп гражданнар кабул иттеләр. Аларны район башлыгы Михаил Афанасьев каршылады. Кабул итүдә шулай ук  «Россия 1 - ГТРК «Татарстан» телеканалының төшерү төркеме дә катнашты. Сюжетны бүген «Вести - Татарстан» программасында 17:38 һәм 20:45 дә карарга мөмкин булачак.


26
март, 2018 ел
дүшәмбе

Лаеш техник-икътисад техникумында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында голбол буенча ТР Беренчелеге булды. Анда Татарстанның 8 районыннан спортчылар җыелды. Аларны Лаеш районы башлыгы Татьяна Борһанова, Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов һәм ТР инвалидларының спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сафиуллина сәламләде.


23
март, 2018 ел
җомга

Бүген Габишевода яшәүче Каюмова Нәкыя Заһретдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Бүген Лаеш мәдәният йортында XVII ачык республика телевизион эстрада сәнгатенең яшьләр фестиваленең зона этабы гала-концерты башланды.


22
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

24 мартта Лаеш шәһәре мәдәният йортында ачык республика телевизион эстрада сәнгатенең яшьләр фестиваленең зона этабы гала-концерты булачак. Сезнең һәркайсыгыз әлеге грандиоз вакыйганың тамашачысы була аласыз. Билетлар район мәәният йорты кассасында. Игътибар! Билетлар бары 23 мартта гына сатылачак.!

Гала-концерт 18.00дә башлана, билет бәясе 150 сум.

Районның  матбугат хезмәте җитәкчесе Рәсим Хаҗиев «Аргументы и Факты - Казань» ЧҖҖ генераль директоры Артём Тюрин белән очрашты. Яклар Лаеш районы белән «Аргументы и Факты» газетасының нәтиҗәле хезмәттәшлеге мәсьәләсе турында фикер алыштылар.

Бүген Пүрәүдә яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Галиева Нәгыймә хәбибулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны бу истәлекле дата белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров килде.


21
март, 2018 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле Лаеш муниципаль районында һәм Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр!

Лаеш районы башкарма комитеты  искәртә, ”Соры” хезмәт базары” юнәлеше буенча закон бозу очраклары турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасының һttps.\\uslugi. tatar.ru. ссылкасы аша “Хезмәт мөнәсәбәтләре рәсмиләштермәү” һәм “Хезмәткә түләүнең яшерен формалары” бүлекләренә хәбәр итәргә була.

Шулай ук 2-52-12, 2-57-35 телефоннары аша кайнар линиягә дә хәбәр җибәреп була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International