ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

16 гыйнварда Сугышчан Дан музеенда “Тарихи хәтер” проекты кысаларында “Лаешның 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБОУ укучылары өчен “Ярату, игелек һәм матурлык дөньясында” чарасы шундый девиз астында үтте.


16
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Лаеш районында «NDR” немец телеканалының төшерү төркеме эшли. Журналистлар Татарстан Республикасы турында документаль фильм әзерлиләр. Аерым алганда, алар Хәерби һәм Травкино авылларында эшлиләр. Немецларны Хәерби авылында мөселман традицияләрен үтәү һәм Травкино авылында урнашкан дөя фермасы эше кызыксындыра.

“Лаеш муниципаль районы мәгариф идарәсе” МКУ базасында 2018 елның 15 гыйнварында ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумының (МСРК) чираттагы утырышы булды. Утырышта профилактикалау системасы хезмәтләре белгечләре катнашты.


15
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

I этап - муниципаль – муниципаль конкурс комиссиясе тарафыннан үткәрелә.

12-14 гыйнварда Киров шәһәрендә урта һәм өлкән яшьтәге егетләр һәм кызлар арасында Идел буе федераль округының тимераякчылар спорты буенча ачык беренчелегенең II этабы үтте.

Ташкирмән мәктәбе укучыларын котлыйбыз: “Математика” фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында җинүче булган 7 сыйныф укучысы Кузнецова Верониканы һәм “Рус теле” фәне буенча Республика олимпиадасының муниципаль этабында җинүче булган 5 сыйныф укучысы Кузнецова Альбинаны. Афәрин!

14 гыйнварда  Кече Елга авылы җирлегендә чираттагы "Чаңгы бәйрәме" уздырылды. Анда авылдашлар гына тугел, ә Казан, Тубән Кама хәм Балык Бистәсеннән дә кунаклар куп иде. Инде икенче ел кышын ял көнендә Кече Елганың яше хәм карты чаңгыга баса. Урманга хозурланып кайтканнан соң, Ильдар хәм Фәридә Шавалиевлар барысында кайнар чәй, коймак, бәлеш белән каршы алды. Җыр-бию, уеннар чаңгы көнен тәмамлый. Хәркем икенче ял җиткәнен зарыгып көтә. 


13
гыйнвар, 2018 ел
шимбә

Тавышны ТР муниципаль берәмлекләре порталында http://msu.tatarstan.ru/rus/ngkonkurs2018.htm ссылкасы аша бирергә була. Тәкъдим ителгән исемлектән Лаеш муниципаль районны сайларга кирәк. Алга таба үзәк чыршыны, шулай ук аның янында үткәрелгән чараларны бәяләү зарур.


12
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез көнендә сезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек, эшегездә уңышлар һәм яңа казанышлар телим!

Лаешның яңа кешесе, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов беренче тапкыр “Кама диңгезе”нең балык ресурсларын тикшерергә чыкты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International