ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Бүген полицейскийлар РФ ЭЭМ Лаеш районы бүлегенең 2017 елның 12 ае өчен оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Коллегиядә район башлыгы Михаил Афанасьев һәм РФ ЭЭМның ТР ЮХИДИ идарәсе начальнигы Ленар Габдерахманов катнашты.

Тыюлыклар һәм милли парклар көненә Орел авылы китапханәсендә мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрелде. Чара барышында балалар «Тыюлык», «Милли парк», «Кызыл китап» сүзләренең мәгънәсен белделәр. Китапханәче балаларга кыргый табигатьне саклау үзәге инициативасы белән беренче тапкыр 1997 елның 11 гыйнварында үткәрелгән бәйрәм тарихы турында сөйләде. Аннан соң балалар хайваннар һәм табигать турында мәкальләрне искә төшерделәр һәм хайваннар турында табышмакларга җавап бирделәр.

Шарль Перро юбилеен бәйрәм итү кысаларында Пәрәү авылы китапханәсе китапханәчесе Кәримова Роза мәктәптә "Чудесное волшебство сказок Ш.Перро" дигән әдәби сәяхәт үткәрде.

Составына Лаеш районы җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Нияз Нуретдинов булган команда Урал тайгасы буйлап 134 км озын юл үтте.


11
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Орел авылы китапханәсендә А.Н.Толстой тууга 135 ел тулу уңаеннан әдәби викторина үткәрелде. Чара барышында балалар язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар.

Бүген, 11 гыйнварда, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда өлкән яшьтәге кешеләр белән Раштуа очрашуы булды.

Нармонка авылы китапханәсе Карадули китапханәсе белән берлектә «У зимы в святки свои порядки» фольклор сәгате үткәрде.


10
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

12 гыйнварда француз язучысы – әкиятче, шагыйрь һәм тәнкыйтьче Шарль Перро туганга 390 ел була. Без барыбыз да аның әкиятләрен кечкенәдән беләбез: "Кот в сапогах ", "Золушка", "Красная шапочка" һәм башкалар.

Шат күңелле Буратиноны һәм аның дуслары - җитез Арлекиноны, моңсу Пьеро һәм шәмәхә чәчле Мальвинаны кем генә белмидер. Аларны хәтта укый белмәгән кечкенә балалар да белә. Чөнки алар һәркем яраткан «Золотой ключик, или Приключения Буратино» әкияте геройлары.


9
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Ташкирмән мәктәбенең 1 сыйныф укучылары кышкы каникул көннәрендә үзләренең сыйныф җитәкчеләре Корчагина Евгения Руслановна белән бергә “Кышын кошларны ашатыгыз” акциясе үткәрделәр. Балалар өйләрендә әти-әниләре белән бергә җимлекләр ясадылар, аларны алып килеп мәктәп территориясенә элделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International