2017 елда Татарстан Республикасының бар шәһәрләрендә һәм районнарында Пенсия фонды биналары фасадларында ПФР логотибы рәвешендә яктылык кронштейннары урнаштырылды. Өстәмә яктылык исәбенә якты вывеска тәүлекнең караңгы вакытында да Пенсия фондының территориаль органын танырга ярдәм итә.
Хәйрия ярдәменнән һәм татлы яңа ел бүләкләреннән тыш автосөючеләр балаларга яңа ел программасы да әзерләгәннәр.
Галим-зоолог, теле-алып баручы һәм җәмәгать эшлеклесе Николай Дроздов эш визиты белән Лаеш районында булды. Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТРның экология һәм табигать байлыклары министры Фәрит Абдулганиев озатуында ул Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгының Саралан участогына барды. Исегезгә төшерәбез, монда кар барслары үрчетү буенча үзәк булдыру планлаштырылган. Бу турыда карар РФ Президенты Владимир Путинның хайваннарның әлеге төрен саклау турындагы хәбәреннән соң кабул ителде.
Лаеш муниципаль районы ГХАТ бүлеге тарафыннан игезәкләр Глеб һәм Данила туу теркәлгән. Малайларның әтиләренә туу турында таныклык һәм йомшак уенчык таршырылды. Бу көн игезәкләрнең әтисе өчен аларның иң яхшы һәм онытылмаслык туган көне булып истә калыр.
Бүген Россия ЭЭМның Татарстан Республикасы Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Зәйнуллина Гөлшат Айрат кызы һәм юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспектор Мөдәррис Идрис улы Газизуллин Ташкирмән мәктәбенең кунаклары булдылар. Алар мәктәп укучылары белән юл хәрәкәте иминлеге буенча әңгәмә үткәрделәр, ә лекция азагында 1-4 сыйныф укучыларына юл билгеләрен өйрәнү өчен пазллар, ә төп звенога китаплар һәм брошюралар бүләк иттеләр. Бик зур рәхмәт.
16 декабрьдә «Business FM Казан» радиосында Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсенең физик затларның күчемсез милекләрен дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева катнашында радиоэфир булачак.
Бүген Лаеш тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр кунаклар кабул иттеләр – Лаешның 3нче мәктәбенең волонтер укучыларын.
14 декабрьдә Лаеш районмәдәният йортында РФ Милли гвардиясенең Идел буе округы гаскәрләре штабы хәрби оркестры һәм җыр һәм бию ансамбле концерты булды. Ул «Служу России» хәрби-патриотик акция кысаларында Лаеш районы мәктәпләре укучылары өчен куелды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Андрей Карсалов һәм район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров катнашты.
Яңа ел җитү белән бәйле рәвештә, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда «В ожидании чудес» күргәзмәсе оештырылган. Монда килүчеләр чыршы уенчыклары һәм открыткалары барлыкка килү тарихы белән таныша алалар. XX гасырның 50-80 елларындагы һәм совет чорындагы чыршы уенчыклары тәкъдим ителгән.
Үзәк балалар китапханәсенең абонементында Э.Н.Успенскийның тууына 80 яшь тулуга багышланган «Весёлый друг детей» китап күргәзмәсе оештырылган. Күргәзмәдә язучының күп буын балалары тәрбияләнгән китаплары тәкъдим ителгән. Бу шигырьләр һәм җырлар, Вера һәм Анфиса маҗаралары, Простоквашинодан кызыклы тарихлар һәм башка күп нәрсәләр. Һәр бала күргәзмәдә үзенә ошаган китапны таба ала.