ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2017 ел
җомга

Һәр чорда да вакытлы матбугат битләреннән үткәннең картиналары торгызыла, чөнки китап язылу вакыты белән аның дөньяга чыгуына кадәр еллар уза. Шул ук вакытта газеталарда бу ара көннәр белән санала. Шуңа күрә нәкъ менә вакытлы матбугатта вакыт сулышы шулкадәр нык сизелә. Иске газеталар – алар узган чорның шаһитлары һәм алар теләсә кайсы китапханәнең горурлыгы булып тора.


16
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе
Кадерле дуслар! 22 февральдә Лаеш шәһәре мәдәният йортында керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле концерты булачак. Ул 18 сәгатьтә башлана, билет бәясе 300 сум.
Ансамбль Идел буе һәм Урал яны территориясендә яшәүче керәшеннәрнең төрле этник төркемнәренең чын халык җыр, бию һәм инструменталь традицияләрен тәкъдим итә.

15
февраль, 2017 ел
чәршәмбе
15 февральдә Лаеш шәһәренең Җиңү паркында совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгаруның 28 еллыгына багышланган митинг булды.
Монда килгәннәргә сәламләү сүзе белән район башлыгы Михаил Афанасьев, район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Виктор Воробьев, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Рашат Булатов, сугышчан хәрәкәтләр ветераны Сергей Косырев мөрәҗәгать иттеләр. Митингта әфган сугышында катнашканнар, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары һәм әфган сугышында катнашып һәлак булганнарның гаиләләре катнашты.
Лаеш районының туган көненә Рождествено авылы китапханәсендә шул ук исемдәге “Лаеш ягы” китап-журнал күргәзмәсе оештырылган. Шулай ук юбилей датасы – Лаеш шәһәренең 460 еллыгына “Звучи и процветай, Лаишевский край!” буклеты чыгарылган.
Лаеш - дәва чыганаклары һәм язгы Каравон ягы! Ул вакыйгалы туризмның танылган почмагы, шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе Г.Р.Державинның тарихи ватаны булып тора.

Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда Лаеш районы оешуның 90 еллыгына багышланган “Листая страницы” күргәзмәсе ачылды. Анда Лаеш районының үсеше тарихы турында сөйләүче фоторәсемнәр һәм башка материаллар тәкъдим ителгән.     


14
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Үзәк китапханә Лаешның 2нче мәктәбенең 10 сыйныф укучылары өчен Лаеш районы оешуның 90 еллыгына багышланган “Кара, син яши торган район нинди яхшы” дигән туган якны өйрәнү дәресе үткәрде. Аларга районның тарихи үткәне, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрнең төрлелеге турында сөйләделәр. Аннан соң хәзерге Лаеш районы, аның үсеш алган икътисады, агросәнәгать комплексы һәм инфраструктурасы турында “Монда хыяллар чынга аша” документаль фильм карадылар.

“Кама” спорт-сәламәтләндерү комплексында пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча сайлап алу турниры булды. “Мондый ярышлар аркасында без киләчәктә республика турнирларында катнашу өчен иң көчле спортчыларны сайлап алабыз”, - ди районның пенсионерлар берлеге рәисе Грабалина Л.П.


13
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

14 февральдә Лаеш район мәдәният йортында барлык Гашыйклар көне хөрмәтенә бәйрәм дискотекасы була. Башлана 19 сәгатьтә. Керү бәясе – 100 сум, студентларга - 70 сум. Барыгызны да бию мәйданчыгында көтәбез!

Казанда кумитэ буенча Казан шәһәре беренчелеге һәм чемпионат үтте. Анда Имәнкискә мәктәбеннән 6 сыйныф укучысы Айдар Малюков 1 урын алды. Спортчыбызны җиңүе белән котлыйбыз!

11 февральдә Рождествено мәдәният йортының “Русская душа” халык ансамбле Котков исемендәге рус хор музыкасының 26нчы фестивалендә уңышлы чыгыш ясады! Коллектив фестиваль лауреаты дипломы һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Ә аның өчен иң зур бүләк тамашачыларның “Браво!” кычкыруы һәм көчле алкышлары булды!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International