“2016 елның иң яхшы почта элемтәсе бүлеге начальнигы“ Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы республика башкаласында булды.
Үз һөнәрләрендә иң яхшылары дип саналу хокукы өчен Татарстанның 20 почта хезмәткәре ярышты.
Республикада яшәүчеләрнең шәхси ярдәмче хуҗалык үсешенә тоткан чыгымнарының бер өлешен кире кайтару программасы дәвам итә.
16 апрельдән 23енә кадәр Ташкирмән мәктәбендә “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” Республика акциясе – изге эшләр эстафетасы барачак. Аның максаты булып, Татарстанда яшәүчеләрне, беренче очракта яшьләрне, ирекле эшчәнлеккә, яхшы чараларны кылуга тарту. Акция кысаларында рәсемнәр конкурсы узачак, тыл хезмәтчәннәрендә ярдәм күрсәтүче волонтер отрядлары эшләячәк, сыйныф сәгатьләре һәм дәресләре уздырылачак.
15 апрельдә МБОУ «Нармонка урта гомуми белем мәктәбе»ндә «Тукай әсәрләрен укыйбыз» дигән акция үтте. Акциядә барлык укучылар һәм укытучылар катнашты.
Лаеш шәһәрендәге район мәдәният йортында татар эстрадасы йолдызлары Ильдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова концерты узды. Концертка тормыш иптэше белэн район башлыгы Михаил Афанасьев килде. Ул ижатлары очен артистларга рэхмэтен белдерде хэм аларга яна унышлар телэде.
Һәр халык теге яисә бу чорда үзенең шагыйрен тудыра, аның максаты булып күңеленең яктырлышына әйләнү тора. Борынгы Грециядә андый кеше итеп Гомерна атаганнар, урта гасырлардагы Италиядә – Дантене, Германиядә – Гётены, Россиядә –Пушкинны.
Бу атнада ул проблемаларны үтемлерәк хәл итү өчен тиешле хезмәт һәм хакимият органнары белән берлектә яңа форматта узды. Кабул итүдә фермер һәм шәхси хуҗалыкларны үстерү, торак шартларын яхшырту һәм җир бенча сораулар кебек темалар яңгырады.
8 нән 10 апрельгә кадәр Краснодар краеның Анапа шәһәрендә 1999-2002 елгы кызлар арасында (сукырлар спорты) дзюдо буенча Россия беренчелеге узды. Анда республикабыз данын Лаеш балалар йортында тәрбияләнүче Арианна Литовченко яклады һәм 48 килограмма үлчәүдә 2 урынны яулады.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 9 апрельдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Әлеге акция Пәрәү авылы клубы белән “Айбулат” кибете каршындагы мәйданда узды. “Елмаю” отряды әгъзалары авыл халкы арасында “Законны беләсеңме?” дигән викторина ясадылар, аларны үзешчән балалар проекты белән таныштырдылар һәм нароктиклар белнә бәйле теләсә нинди гамәл Җинаять кодексы тарафыннан катгый тыела икәнлеген аңлаттылар. “Закон белән таныштым” дигәнгә имзалар җыйдылар. Акциядә “Елмаю” отрядының 16 әгъзасы, аның җитәкчесе һәм авыл халкы катнашты. Нәтиҗәдә 29 имза җыелды.