ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Лаеш районы прокуратурасы йөкләмәсе буенча «Йолдыз» ҖЧҖдә хезмәт законнары үтәлешен тикшерүдә катнаштылар.


Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, быел көнбагыш май алу өчен 81 мең га мәйданда үстерелгән, бүгенге көнгә шуның 38 проценты җыелган. 40 мең тонна көнбагыш орлыгы суктырылган, уңдырышлылык 13,0 ц/га тәшкил итә. Чимал майэкстракция заводында эшкәртелә.
2014 елның өченче кварталында "Халык контроле"ндә 8 мең 513 хәбәр урнаштырылган. Аларның 4475 е яки барлык урнаштырылган хәбәрләрнең 52,6 проценты буенча эш хәл ителгән. 462 сенә "Нигезле төстә кире кагу" статусы бирелгән (әлеге вакытка 5,4 процент). 876 хәбәр тикшерелә, һәм 2700 енә "планлаштырылган" статусы бирелгән
Кичә ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитетының беренче утырышы узды. Аны комитетның рәисе Светлана Захарова алып барды.
Ана капиталы программасын 2017 елга кадәр озайту турында сүз бармый, дип белдерде журналистларга РФ Финанслар министрлыгындагы чыганак. Аның сүзләренә караганда, бу законга үзәреш кертүне таләп итә, дип хәбәр итә «Интерфакс».
17-21 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һава торышы бозылуы, температура түбәнәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Мөһим түгел укытучымы, хат  ташучымы, хуҗабикәме, авылда  авылда яшәүчеләр  барысыда  районның үсешендә төп  роль  уйныйлар.
Барлык хезмәт сөеп яшәүче хатын- кызларны әлеге көн белән котлыйбыз!


Инвалид балалар өчен А.Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек орденында оештырылган умарта кортлары бәйрәмендә гаять эш сөюче бал корты һәм умартачылар турында күпкызыклы нәрсә сөйләделәр.

Илебез буенча өлкәннәр ункөнлеге атлый. Төрле чаралар: өлкәннәрне хөрмәтләү, бүләкләр тапшыру, бергәләп чәй эчүләр  үтә.  Өлкәннәр һәрберсе аерым шәхес – алар арасында зур тормыш тәҗрибәсенә һәм үзенчәлекле язмышка ия кешеләр бар. Атабай авылы башкарма комитеты, мәдәният хезмәткәрләре, авылыбыз фельдшеры һәм Атабай кошчылык хуҗалыгы ярдәмендә октябрь башында Атабай мәдәният йортында “Китмим әле яшьлегемнән” дигән исем астында зур бәйрәм узды. 

Быел рәсәйлеләр  кышкы вакытка күчәләр.Искәртеп китәбез, 26 октябрь көнне 2 дә сәгать укларын бер сәгать  артка күчерәбез. Тагын шуны истә тотарга кирәк, киләсе елларга күчерергә туры килмиячәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International