ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Быел май азагында Олы Кабанда яшәүче 87 яшьлек хатын төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Соңрак ул ярдәм сорап полициягә бара
Бүген 5-11 сыйныф укучылары укытучылар белән бергә мәктәп территориясен чистартуда катнаштылар. Мондый экологик субботниклар әле кар төшкәнче дәвам ителә дип хәбәр итәләр.
Шушы көннәрдә “Бердәм Россия Яшь Гвардиясе” төбәк бүлеге һәм “Дебатлар республикасы” Татарстан белем бирү-дискуссияләр үзәге активистлары арасында дебатлар узды.
Дәүләт хезмәтләре порталының популярлыгы артаТорак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен интернет аша түләүнең уңайлыгын елдан-ел күбрәк кеше тоя. Сентябрь аенда гына Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша 84,5 миллион сумлык 26 мең түләү башкарылган. Узган елның шул ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда бу ике тапкырга күбрәк.

Бу атнада тулысынча кар- бураннар һәм бозлавыклы көннәр булачак дип хәбәр итә синоптиклар. Җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләргә аеручада  ихтибарлырак булырга киңәш ителә.

http://www.gismeteo.ru/city/weekly/4385/


 

 


17
октябрь, 2014 ел
җомга
2014 елның гыйнвар – август айлары нәтиҗәләре буенча шәһәр һәм авыл халкы яшәгән районнар арасында муниципаль берләшмәләр рейтингында безнең район беренче урында.
2015 елга Кама ягы“ (“Камская новь“) газетасына язылуда экономиялә
Юллардагы хәлне тотрыклыландыру, юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау һәм юлларда кешеләр үлемен булдырмау максатыннан Россия эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре районда яшәүчеләргә хезмәттәшлек итү турында үтенеч белән мөрәҗәгать  итәләр

16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
15 отябрьдә Столбище авылында яшәүче Панкова Екатерина Васильевнаны 100 яшьлек юбилее белән котладылар.

 
  Бүгенге көндә Татарстанда 14734  кеше республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора. 8 нче октябрьдән 14 нче октябрьгә  кадәр булган   хисап атнасында 636 татарстанлы эшсез дип танылган. Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, 85 кеше күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү өлкәсеннән эштән киткән.  Теркәлгән эшсезләр саны исә узган атна күрсәткечләре белән чагыштырганда 78 кешегә кимегән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International