Шимбә көнне Казанда Татарстан мәгариф учреждениеләренең ел саен оештырыла торган авыл хуҗалыгыярминкәсе узды. Агросәнәгать паркында җәелдерелгән сәүдә рәтләрен Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков йөреп чыкты. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыМарат Әхмәтов, вице-премьер - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры ЭнгельФәттахов, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да бар иде