ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы профсоюзлары федерациясе, ТР эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәләренең координацияләү советы, ТР Министрлар Кабинеты арасында республикада минималь хезмәт хакы турында килешү төзелде. Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, ТР эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәләренең координацияләү советы рәисе Александр Лаврентьев имзалады

“112” номеры буенча ничек шалтыратып була:

- берәр нинди ашыгыч оператив хезмәт белән бәйләнешкә керер өчен;

- Евросоюзның теләсә нинди илендә;

- кесә яки стационар телефоны, шулай ук таксофон аша;

- тәүлек буе һәм бушка.


27
август, 2014 ел
чәршәмбе
Җиңел машина йөртүче Ришат Шәрифҗанович юлда туктап калган автобус яныннан үтеп китмәгән һәм ярдәм иткән.

Гаилә өчен бала тууданда мөһимрәк вакыйга юктыр. Сабый туу белән гаиләдә мәхәббәт, бәхет, шатлык арта. Лаеш районы Лаеш шәһәрендә 100-нче сабый туды. Гизатуллиннар гаиләсенә тантаналы төстә – Гизатуллин Артем Алмаз улына туу турында таныклык һәм йомшак уенчык тапшырылды.

БАЛА ЙӨГЕРЕП ЮЛГА ЧЫККАН һәм автомобиль көпчәге астына эләккән.
Район басуларында урак финишка якынлаша. Авыл хужалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, кичәге көнгә игенчеләр 18,6 мең гектардан уңышны җыеп алдылар, бу планлы мәйданның 74 процентын тәшкил итә. Һәр гектардан 20,2 центнер уңыш чыккан, барлыгы 37 мең тонна ашлык суктырып алынган
"Белем бирүнең югары сыйфаты өчен" муниципалитетлар рейтингында Лаеш районы узган ел белән чагыштырганда 43 нче урыннан 30 га күтәрелгән. Район мәдәният йортында үткән август киңәшмәсендә бу хакта һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләштеләр
Башкалабыз Казанда 5-11 сентябрь көннәрендә Х халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Шушы җиде көн эчендә 50 фильм карарга мөмкин булачак. Әхлак, гуманизм, сабырлык, гомум кешелек кыйммәтләрен алга сөрүче фильмнарны үз эченә туплаган проект, гади халык телендә “хәләл кино” дигән исем яуларга өлгерде

26
август, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Казан шәһәре Киров районы 4нче гимназиясендә укытучылар ноутбукларына электрон дәреслекләр урнаштыру башланды, һәм аларны уку процессында куллану буенча семинар үткәрелде.
Узган атнаны “112” мөрәҗәгатьләр кабул итү үзәге операторлары Татарстан Республикасының төрле төбәкләреннән 32 мең мөрәҗәгать кабул иткән. Оператор җавабын көтүнең уртача вакыты 17 секунд тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International