Россиядә 2007 елдан бирле ел саен ел саен һөнәри бәйрәм - Дәүләт янгын күзәтчелеге органнарын төзү көне билгеләп үтелә.
1927 елда шушы көндә Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты һәм Халык комиссарлары советы “РСФСРда Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары турында нигезләмә “ кабул итә, һөнәри бәйрәм өчен менә шул вакыйга башлангыч итеп кабул кылынды.
Ящур, бруцеллез, себер түләмәсе (сибирская язва) кебек авырулар безгә гадәттә чиктәш республика һәм илләрдән керә. Әлеге вазгыятне булдырмау максатыннан ТР буенча Россельхознадзор идарәсе даими рәвештә халыкара аэропортларда тикшерүләр уздыра. Алар нәтиҗәсендә генә ел башыннан 241 килограмм төрле, вакытлыча тыюга эләккән терлек продукциясе (ит, сөт, бал) тикшерүгә алынып, аның шактый өлеше аэропортның утилизация мичләрендә яндырылган.
Алабугада ел саен август аенда данлыклы Спасс ярминкәсе үткәрелә.
Быел ул 1, 2 һәм 3 август көннәрендә узачак.
Ярминкәгә Россиянең төрле төбәкләреннән, хәтта чит илләрдән дә үз эшләнмәләре белән осталар киләчәк. Вакыт табып, Спасс ярминкәсенә барып кайтыгыз, райондашлар.
Ярты ел дәвамында көч структураларының уртак эше катгый рәвештә алып барылды, дип белдерде ведомство башлыгы
Агымдагы ел башыннан ТР буенча ЭЭМ эшендә 2013 нче елның икенче яртысында булган экстремизм һәм террорчылык юнәлешендәге вакыйгаларга зур игътибар бирелде. Ярты ел дәвамында көч структураларының уртак эше катгый рәзвештә алып барылды. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә журналистларга республика ведомствосы башлыгы Артем Хохорин хәбәр итте.