Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлегенең шәхси составына яңа билгеләнгән полиция начальнигы – полковнигы Айрат Кәримовны тәкъдим итте. Элегрәк ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең 9 нчы номерлы «Сафиуллин» полиция бүлеге башлыгы вазыйфасын башкарган иде.
Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов Лаешның Юбилей урамында тротуар салу буенча эшләрнең барышы белән танышты.
"Әзерлек эшләре төгәлләнде. Хәзер вак таш җәю эшләре тулы куәтенә бара. Якын арада юлны асфальтлауга керешәчәкләр", - дип язды район Башлыгы.
«Бүген халык санын алуда катнашты. Бу безнең районның, республиканың һәм гомумән илнең һәр кешесе өчен мәҗбүри процедура. Безнең мәгълүматлар нигезендә илнең социаль-икътисади үсеше программасы формалашачак. Аерым алганда, халык санын алу теге яки бу милли проектларны тормышка ашыру фаразларының сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Шуңа күрә бу мәсьәләгә максималь җаваплылык белән каравыгызны сорыйм», - дип язган үз чыгышында
Instagramда Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов катнашты.
Бүген Лаешта Лаеш районы Советының чираттагы 12 сессиясе булды. Ул район Башлыгы Илдус Зарипов рәислегендә узды.
Лаеш районы урманнарында һәм аучылык җир-суларында кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыра башладылар. Татарстан Республикасының биоресурслар буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре кышкы чорга әзерлек эшенә керештеләр.
Кадерле дуслар, сезнең өчен Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү турында мәгълүмат бастырабыз. Бу контактлар буенча сез теләсә нинди сорауны ачыклый аласыз.
2021 елның 15 октябрендә Татарстанда һәм бөтен ил буенча Бөтенроссия халык санын алу башланды. Киләчәкне бергә булдырабыз!
Татарстанлылар 33 сорауга җавап бирәчәк, әмма исәпкә алучыларга документлар күрсәтмәячәк.
Россиядә халык санын алу башланды. Ул 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Кәгазь анкеталар урынына исәпкә алучылар электрон планшетларда тутырачаклар. Әмма аларның килүен көтү мәҗбүри түгел.
Хөрмәтле район халкы! Елдан-ел Лаеш муниципаль районында мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә муниципаль учреждениеләр тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү үткәрелә.
Бөтенроссия Бердәм "ачык ишекләр" көнен үткәрү кысаларында Юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның мәгълүматлылыгын арттыру максатларында 2021 елның 20 октябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен «Ачык ишекләр» Бөтенроссия Бердәм көне узачак. Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (алга таба - Идарә) республика территориясендә идарәдә һәм Идарәнең 12 территориаль бүлегендә эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.