Социаль хезмәтләрдән файдалану хокукы булып та аның акчалата эквивалентына өстенлек биргән гражданнар 1 октябрьгә кадәр күпфункцияле үзәккә яисә Пенсия фондының территориаль органнарына алдан язылып куеп, яки Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша мөрәҗәгать итеп, социаль пакеттан файдалану хокукын кире кайтара алалар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе хәбәр итә. Сайлап алынган вариантта язылган гариза киләсе елның 1 январыннан гамәлгә керә.
«Сайлаулар» ДАС системасы мәгълүматлары буенча, Татарстанда 10:00гә сайлаучыларның гомуми саныннан 60,5% тавыш биргән. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2021 елның 1 июленә 2 931 939 татарстанлы актив сайлау хокукына ия.
Бүген 19 сентябрьдә Татарстанда бердәм тавыш бирү көне уза. Республика сайлаучылары сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлыйлар.
Ел башыннан салым хезмәте базарларда эшмәкәрлек эшчәнлеген алып барганда намуссыз тәртипне булдырмау һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә эшмәкәрлек эшчәнлеген тәэмин итү буенча тармак проектларын гамәлгә ашыруга кереште.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына 17-18 сентябрь көннәрендә, Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар көнендә, ата-аналар һәм укучыларның игътибарын укыту процессын оештыру турындагы күп санлы сораулар белән мөрәҗәгать итәбез.
Социаль-мәдәни өлкә объектларын, инженерлык инфраструктурасын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында эшләр 87%ка башкарылган. Быел Татарстанда 27 программа гамәлгә ашырыла. Аларга якынча 3,5 мең объект керә, үзләштерү күләме 23 млрд. сумнан артык. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Илдус Зарипов гражданнарны шәхсән кабул итте. Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре, торак-коммуналь хуҗалык, хәйриячелек үсеше һәм башкалар мәсьәләләре каралды.
Федераль салым хезмәте җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтүче эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларына карата тармак проектын гамәлгә ашыруга кереште.
"Җәмәгать туклануы" тармак проектының максаты-закон белән билгеләнгән очракларда контроль-касса техникасын бөтен җирдә кулланырга, контроль-касса техникасын кулланып теркәлә торган керемне арттырырга һәм, нәтиҗәдә, җәмәгать туклануы базарының яшерен әйләнешен киметү һәм бизнес алып бару өчен тигез, конкурент шартлар булдыру хисабына, бюджет керемнәрен арттырырга.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 4нче районара инспекциясе «җәмәгать туклануы» һәм «базарлар»тармак проектларын үткәрә.
Бу уңайдан хәбәр итә:
Пенсионерларга 10 мең сум куләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү өчен банкларга, почта элемтәләренә һәм китерү хезмәтләренә 11 218 960 мең сум акча күчерелде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе хәбәр итә.