2021 елның 22 июлендә 10:00 сәгатьтә төбәк салым органнарының хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча чираттагы ачык фикер алышуларда салым түләүчеләрнең онлайн-форматында юридик затларны һәм индивидуаль эшкуарларны дәүләт теркәвенә алу буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу, дәүләт теркәвенә алу буенча электрон сервислардагы яңалыкларны карау мөмкинлеге бар.
8 яшьтән 16 яшькәчә һәм йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан хатын-кызларга бирелә торган яңа төр түләүләрне билгеләргә 11 меңгә якын гариза кабул ителде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итә.
Илдус Зарипов гражданнарны шәхсән кабул итте. Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре, торак-коммуналь хуҗалык, хәйриячелек, авыл хуҗалыгы һәм башка мәсьәләләр каралды.
Исегезгә төшерәбез, район башлыгы һәр сишәмбе саен кабул итә.
1 июльдән йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан һәм авыр финанс хәлле булачак әниләргә һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала үстерүче ялгыз әти-әниләргә пособие билгеләү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Булачак әниләр өчен пособие регионда өлкән кешенең яшәү минимумының, ә ялгыз әти-әниләр өчен регионда балаларның яшәү минимумының яртысын тәшкил итә.Әлеге мәсьәләләргә кагылышлы еш очрый торган сорауларга Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин җавап бирә.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 июльдән йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә яңа айлык пособие бирүгә гаризалар кабул ителә башлады. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиент хезмәтендә бирергә мөмкин.
1 июль 2021 Россия Федерациясе Салым кодексының 85 статьясындагы 9.5 пункты үз көченә керә, ул кулланучылар кооперативларына күчемсез милек өчен пай кертемнәрен тулысынча үз әгъзалары һәм туплау хокукына ия башка затлар тарафыннан салым органына хәбәр итүне йөкли. Мәгълүмат тиешле пай кертеме тулысынча кертелгәннән соң 10 көн эчендә үзенең урнашу урыны буенча салым органына бирелә.
ХӨРМӘТЛЕ САЛЫМ ТҮЛӘҮЧЕЛӘР!
«Электрон култамга турында» «27.12.2009 елдагы 476-ФЗ номерлы Федераль закон һәм «дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның хокукларын яклау турында» 26.12.2008 елдагы 294-ФЗ номерлы Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында " 2009 елның 27 декабрендәге 476-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләре үз көченә керүгә бәйле рәвештә хәбәр итәбез:
01 ИЮЛЬ 2021
РОССИЯ ФЕДЕРАЛЬ САЛЫМ ХЕЗМӘТЕНЕҢ ТАНЫКЛАУЧЫ ҮЗӘГЕ
ТУЛЫ МАСШТАБЛЫ КВАЛИФИКАЦИЯЛЕ ЭЛЕКТРОН ИМЗА БИРҮНЕ БАШЛЫЙ
Татарстан премьер-министры урынбасары — икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Хәерби авылында урнашкан Казан медик-инструменталь заводында булды. Аны район Башлыгы Илдус Зарипов һәм предприятиенең генераль директоры Нур Шакиров озатып йөрде.
Бүген Лаеш техникумы базасында самолет тибындагы авиация техникасына хезмәт күрсәтү буенча Татарстанда бердәнбер Авиация уку-укыту үзәге ачылды.
Тантаналы чара республиканың Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, район Башлыгы Илдус Зарипов, шулай ук Татарстанның авиация тармагының эре компанияләре җитәкчеләре катнашында узды: алар арасында Сергей Романцов (Казан халыкара аэропорты генераль директоры), Валерий Побежимов («Эникс» компаниясе генераль директоры) һәм Вячеслав Дунин («Тулпар Техник»генераль директоры).
Бүген Лаешта чыгарылыш көне-2021 булды. Чыгарылыш сыйныф укучыларын, укытучыларны һәм ата-аналарны Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов котлады: