ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Пенсионерларга 10 мең сум куләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү өчен  банкларга, почта элемтәләренә һәм китерү хезмәтләренә 11 218 960 мең сум акча күчерелде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе хәбәр итә.


13
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов социаль әһәмияткә ия объектларга җылылык җибәрү процессын тизләтергә, чокырларны ямау эшләрен төгәлләргә һәм 2022 елга юл эшләре планына керәчәк участокларны билгеләргә кушты. Ул традицион киңәшмә үткәрде.


9
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бөтенроссия Бердәм «ачык ишекләр» көнен үткәрү кысаларында Юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның мәгълүматлылыгын арттыру максатларында 9 сентябрь көнне 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен «Ачык ишекләр» көне узачак. Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (алга таба - Идарә) республика территориясендә идарәдә һәм Идарәнең 12 территориаль бүлегендә эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.


8
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2021 елның 7 ай йомгаклары буенча төбәк муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсешен бәяләүче айлык рейтинг формалаштырылды. Быелның гыйнвар-июль айлары өчен гомуми рейтингта Лаеш (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Түбән Кама муниципаль районнары (3 урын) алдынгы урыннарны саклап калды.

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Лаеш төененең инженер челтәрләрен проектлау һәм төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Очрашуда катнашучылар проект-смета документациясен һәм Лаеш төене территориясен планлаштыру проектын әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Волонтерлар Росстатка 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдә ярдәм итәчәкләр. Ирекле ярдәмчеләрне теркәү 30 сентябрьгә кадәр ачык.


7
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр узачак

Ил халкы исәпкә алу кәгазьләрен 2021 елның 15 октябреннән 8 ноябренә кадәр дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә тутыра ала.

Бөтенроссия халык санын алуның якынча нәтиҗәләре 2022 елның апрелендә ясалачак, ә исәпкә алуның ахыргы нәтиҗәләре киләсе елның дүртенче кварталында чыгарылачак һәм рәсми рәвештә басылып чыгачак.

10, 11, 12 сентябрь сәг.11:00дә Бөтен дөнья “Татарча диктант” белем тикшерү акциясендә катнашачак.
    Акциянең максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру.


3
сентябрь, 2021 ел
җомга

Лаеш районында 2004 елда Бесланда булган фаҗигале вакыйгалар корбаннары истәлегенә багышланган чаралар уза.

Бу көннәрдә бөтен ил Бесландагы террорчылык акты корбаннарын искә ала.

Район башлыгы Илдус Зарипов Дятлово авылында «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруның барышы белән танышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International