Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе, МСП Банк, Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге һәм Үсемлек чималын җитештерүчеләрнең һәм эшкәртүчеләрнең тармак берлеге җиләк культураларын, үсемлек чималын әзерләүне һәм эшкәртүне үстерү турында юл картасын имзаладылар. Проектны "Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге" ДБУ алып барачак. Алар актив авыл халкын җәлеп итү буенча эшләрне оештырачаклар, бизнес-планнар әзерләүдә һәм алга таба эшкуарлар эшчәнлегенә булышлык күрсәтәчәкләр.
Агымдагы елда Татарстанда 3100 урынга исәпләнгән 16 балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Бу хакта күчмә киңәшмә барышында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Министр сүзләренчә, финанслауның гомуми суммасы якынча 4 млрд.сум тәшкил итәчәк.
Россия Федерациясе Хөкүмәте ата-аналарга җәйге лагерьга юллама бәясенең яртысын каплау өчен өстәмә 4,5 миллиард сум бүлеп бирәчәк, дип хәбәр итте Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин.
Бу хакта ул Россия Министрлар Кабинеты утырышында белдерде.
Tele2 һәм Nokia иң мөһим инфраструктура объектында – Казан метрополитенында Россиядә беренче 5G зонасын эшләтеп җибәрделәр. Бишенче буын челтәре хәзер тулысынча метро - 5G системасын үзгәртә-җир асты станцияләрендә дә эшли башлады. Tele2 пассажирларга югары тизлекле мобиль интернеттан турыдан-туры яки Wi-Fi аша файдаланырга тәкъдим итә.
Республиканың медицина учреждениеләренең баш табиблары Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы үткәргән ВИЧ-йогышы һәм туберкулез буенча сорауларга тест узды. Тестка 12 сорау әзерләнгән иде.
Бу максат белән БГЭ делегациясе, азык-төлек һәм су куркынычсызлыгы буенча Дәүләт министры Мария Бинт Мөхәммәд Әл-Мехаири җитәкчелегендәге һәм Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре белән Лаеш районының «Каусар» авыл хуҗалыгы һәм сату (сәүдә) кулланучылар кооперативында булдылар. Алар җитештерү цехларын һәм предприятие җитештерә торган продукцияне карадылар.
Кадерле дуслар! Сезнең өчен сабантуй-2021не бәйрәм итү программасын бастырабыз.
10.00-Лаеш районының милли хуҗалыклары белән танышу;
11.00 – театральләштерелгән пролог, тантаналы ачу;
Лаеш районының баш батыры Лада Гранта автомобиле алачак! 12 июньдә Лаешта Сабантуйның кульминациясе батырны билгеләү булачак. Исегезгә төшерәбез, бәйрәм сәгать 10да башлана.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең азык-төлек һәм су куркынычсызлыгы министры Мәрьям Бинт Мөхәммәд Әл-Мухаири Татарстанга эш сәфәре кысаларында Лаеш районында булды.
Сабантуй-2021не кайда бәйрәм итәчәкбез?
🔵 Лаеш – 12 июньдә 11.00 сәгатьтә Мәйданда;
🔵 Александровка авыл җирлеге-14 июнь 17.00 сәгатьтә үзәк мәйданда ;
🔵 Атабай авыл җирлеге-13 июнь көнне 11.00 сәгатьтә Атабай авылы мәйданында;
🔵 Олы Кабан авыл җирлеге-13 июнь, Кече Кабан авылында 15.00;