ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2021 ел
җомга

Хезмәтләр күрсәтү сыйфатын яхшырту максатында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «РИВЦ» АҖ белән берлектә, АПК өлкәсендә субсидияләр алучылар арасында аноним сораштыру уздыра.

Татарстан Республикасында 2021 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эше дәвам итә. Чаралар комплексы кысаларында авыл җирлекләре башлыклары, урман кишәрлекләрен арендалаучылар белән очрашулар үткәрелә, юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга зарури таләпләрне муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр бирелә. Очрашу барышында республиканың дәүләт урман инспекторлары катнашучыларга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм аларны бозган өчен җаваплылык, урман янындагы территорияләрне коры үлән үсемлекләреннән, чүп-чардан, агач кисү калдыкларыннан, аунак коры-сарыдан һәм янучан башка материаллардан чистарту яки урманнарны янгынга каршы минераллаштырылган полосалар белән аерып чыгару кирәклеге турында искәртәләр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанга чиста татар мәктәпләре кирәклеген әйтте.

«Полилингваль мәктәп кенә татар телен без теләгәнчә өйрәтү мөмкинлеге бирми. Безгә чиста татар мәктәпләре кирәк, алар бар, ләкин аз. Бу мәсьәлә буенча комиссия (Татар телен саклау мәсьәләләре буенча комиссия — ТИ искәрмәсе) эшли», — диде Президент.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә 2021 елгы язгы урман культуралары сезонына әзерләнәләр. Хәзерге вакытта, мәсәлән, урман хуҗалыкларында урман хуҗалыгы техникасы һәм урман торгызу һәм машина-трактор паркындагы урман үрчетү буенча чараларны гамәлгә ашыру өчен җәлеп ителә торган башка чаралар ремонтлана һәм аларга хезмәт күрсәтелә. Кирәкле урман культуралары инвентаре да сатып алына.

Татарстанның халык шагыйре. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты. Шагыйрь, язучы, публицист, тәрҗемәче.

1988 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Партнерлар яңа заказлар бирү пунктлары, берләштерелгән бренд астында постаматлар һәм бүлекләр ачачак һәм Россия сатучыларына бөтен ил буенча фулфилмент хезмәтләре күрсәтәчәк. Яңа инфраструктура сатучылар һәм җитештерүчеләр эшен гадиләштерәчәк һәм Россия халкының яртысына заказларны икенче көнне үк алырга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе сенаторлары һәм Татарстаннан сайланган РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары белән киңәшмәдә катнашты. Төп тема – республика икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү, Татарстанның федераль максатчан программаларда катнашуы һәм федераль дәрәҗәдә закон чыгару инициативаларын алга этәрү. Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.


3
март, 2021 ел
чәршәмбе

1 апрельдән 30 апрельгә кадәр Татарстан территориясендә авыр йөк машиналары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә. Бу язгы чорда юл киемнәренең нигезе артык начараюга бәйле, бу юлларның ныклыгы кимүгә тәэсир итә.

Конкурс Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе (алга таба – Комиссия) инициативасы буенча үткәрелә, ул Татарстан Республикасы Президентының «татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия турында» 2020 елның 6 июлендәге ПУ-384 номерлы Указы нигезендә оештырыла.


2
март, 2021 ел
сишәмбе

Лаеш шәһәренең «Семрук» паркы кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсында катнашачак. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта район Башлыгы Илдус Зарипов хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International