ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2021 ел
сишәмбе

Белем бирү учреждениеләре арасында нәтиҗәләр:

🥇 1 урын: Советлар Союзы Герое А. П. Малышев исемендәге Столбище мәктәбе командасы;
🥈2 урын: Лаеш техник-икътисад техникумы командасы;
🥉 3 урын: Советлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов исемендәге Лаеш 2 нче мәктәбе командасы.

Артем Олегович Солягин Нармонка авыл җирлеге башлыгы итеп билгеләнде. "АПК Нармонка" ҖЧҖ баш инженеры, "Тулпар Техник" ҖЧҖ авиатехнигы эш тәҗрибәсе бар.

Кичә «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә гражданнарның үзара салым программасын тормышка ашыру, язга әзерлек һәм спортны популярлаштыру турында сөйләштеләр. Киңәшмәне район Башлыгы Илдус Зарипов үткәрде. Аның эшендә муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, көч структуралары вәкилләре, оешма, предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, белгечләр катнашты.

Илдус Зарипов гражданнарны шәхсән кабул итте. Хәйрия, җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре, эшмәкәрлек һәм башка мәсьәләләр каралды.

Татарстанда тагын ике ресурс үзәге булдырырга планлаштыралар. Хәзер республикада шундый 41 белем бирү оешмасы эшли. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Анна Сидоренко Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышында хәбәр итте.

2021 елда алар 4-8 сыйныф укучылары өчен штат режимында, ә 11 сыйныф өчен - мәктәп карары буенча узачак. Барлыгы БТЭга 7 миллионнан артык укучы язачак, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев 2020 елга һәм агымдагы елның гыйнвар аена Татарстан Республикасында муниципаль милекне һәм җир кишәрлекләрен арендалау шартнамәләре буенча бурычларны кыскарту турында хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә терлекчелек тармагының 2021 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Татарстан Республикасында 2021 елның 33 республика программасының 7се төзелеш-монтаж эшләре башлануга тулысынча әзер – алар килешүләрнең барлык этапларын – сатулар үткәрүне һәм дәүләт контрактлары төзүне уздылар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.


27
февраль, 2021 ел
шимбә

Спорт чарасы Лаешның чаңгы базасында узды. Барлыгы 46 команда (22 белем бирү учреждениесе һәм 24 оешма, шул исәптән авыл җирлекләре) катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International