ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Татарстанда төбәк әһәмиятендәге юлларда 332 берәмлек кар чистарту техникасы эшли.

Авиация, су, тимер юл транспорты объектлары, Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары аша күперләр нормаль хәлдә.

Гаризаны архитекторы.рф сайтында 25 гыйнварга кадәр  бирергә мөмкин.

Программада катнашу өчен архитекторлар, проектлаучылар, шәһәр төзүчеләре һәм дәүләт хезмәткәрләре чакырыла.


14
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан алга таба да «Абилимпикс» хәрәкәтенә ярдәм итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча VI илкүләм чемпионатта җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашуда хәбәр итте.

Россия Хөкүмәтендә көллият һәм техникум педагогларына сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә түләү кертү мәсьәләсе хәл ителә. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов РФ Президенты Владимир Путин белән очрашуда белдерде, дип хәбәр итә Мәгариф министрлыгының Матбугат хезмәте.

 

Бүген Лаеш үзәк хастаханәсендә Covid-19дан вакцинация башланды. "Гам-КОВИД-Вак" препаратын ("Спутник V" сәүдә маркасы) районның медицина оешмаларына 50 доза күләмендә бүлеп бирделәр.

Хөкүмәт Президент йөкләмәсе буенча белем бирү кредитына дәүләт ярдәмен киңәйтте һәм процентларны түләүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә 16 млн.сумнан артык акча юнәлдерде. Бу хакта вице-премьерлар белән киңәшмәдә премьер-министр Михаил Мишустин белдерде. Трансляцияне "Россия 24" телеканалы күрсәтте.

Россия Мәгариф министрлыгының 2020 елның 28 декабрендәге «2020 елда Россия Федерациясе җыелма командалары әгъзалары булган гомуми белем предметлары буенча халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр исемлеген раслау турында»гы 849 номерлы боерыгы басылды.

2021 елда Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында  3,8 мең га мәйданда урманнарны торгызу эшләрен үткәрү планлаштырыла. Әйтик, урман культураларын утырту – 1,4 мең га, табигый урман торгызу чаралары – 2,3 мең га, катнаш урман торгызу – 4 гектарда һәм урман үрчетү чаралары 104 га мәйданда гамәлгә ашырылачак.

"Минем Татарстан" ел саен үткәрелә торган Википедиядә Татарстан Республикасының географиясенә, тарихына, мәдәниятенә һәм хәзерге заманына багышланган мәкаләләрне язу һәм эшләп бетерү буенча тематик конкурс-марафон 2021 елның 31 гыйнварына кадәр «татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия»ярдәмендә узачак.

Марафонда Татарстанның географиясенә, тарихына, мәдәниятенә һәм хәзергесенә кагылышлы барлык мәкаләләр катнаша.


13
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

"Хөрмәтле журналистлар, полиграфия предприятиеләре, нәшрият хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез-Россия матбугаты көне белән котлыйм!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International