ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 7,05% ка индексацияләнде, бу 2018 ел өчен фаразланган инфляция күрсәткеченнән югарырак.

   Индексациядән соң билгеләнгән түләү күләме аена 5334,2 сум тәшкил иткән, пенсия баллының бәясе 87,24 сумга кадәр арткан.

 


15
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Үзәк китапханәдә “Подруги” клубы әгъзалары өчен «Свет Рождественской звезды» кич утырышы оештырдылар. Зур тату гаилә җыелган кебек тәэсир калды: клубның бар әгъзалары гадәти булмаган костюмнардан, күп кенә төрле сыйлар пешереп алып килгәннәр.

Район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә бу елда беренче “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе булды. Башта ул районның сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе Рашат Булатовны 80 яшьлек юбилее белән котлады, аннан соң яңа җитәкчеләр белән таныштырды. Мәсәлән, район мәдәният йорты директоры итеп Айгөл Курченкова билгеләнде, Илнур Шәйхразиев «Волжская» агрофирмасы директоры булды, “Мираторг” I агросәнәгать холдингының өчен мәйданчык идарәчесе итеп Алмаз Газимов куелды.

 


14
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Шуны хәбәр итәбез: 2019 елның 15 гыйнварында сәгать 10 да Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында Лаеш шәһәре, Беренче май урамы, 35 йорт (2 кат, актлар залы) адресы буенча әти-әниләре алимент

12 гыйнварда Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче мәктәбендә иске Яңа елга багышланган бәйрәм чарасы булды. Шәһәрнең Үзәк чыршысы тирәсендәге мәйданда интерактив мәйданчыклар оештырылган иде, теләге булганнар төрле уеннарда һәм ярышларда катнаштылар


12
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

Коллегиядә ЭЭМның ТР буенча җинаятьчеләрне эзләү идарәсе начальнигы урынбасары полковник Тимур Шакирҗанов, район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, район суды судьясы Фирдәвис Фазлиев, район прокуроры Дмитрий Белянин, тикшерү бүлеге начальнигы Рөстәм Мөгыйнов һәм бүлекнең личный составы катнашты.

Хөрмәтле лаешлылар!

Сезгә Лаеш шәһәренең яңа иҗтимагый киңлеге өчен урын сайларга тәкъдим итәбез.

 


28
декабрь, 2018 ел
җомга

Бүген Лаеш шәһәре РДКсындасәләтле балалар өчен яңа ел чыршысы булды. Аның залында барлык мәктәпләрдән 320 укучы һәм опекун гаиләләреннән тагын 20 бала җыелды. Чарада район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов катнашты.  РДК фойесында аларны РДШ активистлары, спорт ярышлары җиңүчеләре, яшь армиячеләр һәм иҗади түгәрәкләрдә катнашучылар каршы алды.

 


27
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Лаеш районында ике медицина учреждениесе ачылды: Лаеш шәһәрендә балалар поликлиникасы һәм Кече Елга авылында ФАП. Тантаналы чараларда район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгының капиталь ремонт барышына техник контроль бүлеге начальнигы Артур Нәбиуллин катнашты.

Балалар поликлиникасы Лаеш шәһәрендә һәм якында урнашкан 24 авылда яшәүче 3200 балага хезмәт күрсәтә.

 

Татарстанның муниципаль районнары һәм шәһәр округлары арасында социаль-икътисади үсеш буенча тагын Казан, Әлмәт һәм Лаеш лидер булды. 2018 елның гыйнвары-ноябре өчен рейтинг ТР икътисад министрлыгы тарафыннан әзерләнгән.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International