Татарстанның 2015 елдагы иң төзек торак пункты ачыкланды, моны республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуталык министрлыгы тәкъдим итте. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, Лаеш шәһәре бишенче категория буенча 2 урынны яулады. 1 урында Мамадыш белән Биектау районының Бөреле станциясе булса, 3 урынга Азнакай районының Актүбә бистәсе лаек булды. Беренче категориядә урыннар түбәндәгеә билгеләнде: 1 урын – Әлмәт, 2 урын – Чаллы, 3 урын – Яшел Үзән.
Район башлыгы Михаил Афанасьев катнашында “Сокуры” сәнәгать паркын үстерү буенча чираттагы атналык киңәшмә узды. Паркның тагын бер резиденты барлыкка килде – “ЖБИ Строй Базальт”. Ул базальт арматура җитештерүче объектын төзү эшләрен башлап та җибәрде. Киңәшмә барышында район башлыгы яңа җитештерү объектларын төзүне һәм яңа җитештерү җиһазларын монтажлау эшләрен тизәйтергә күрсәтмә бирде.
25 мартта Державино авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны тол хатыны, тыл хезмәтчесе Халисә Гарифулла кызы Хәйруллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Державино авыл җирлеге башлыгы Исламия Камалиева, ветераннар советы рәисе Роза Бикмуллина, Державино ФАПы җитәкчесе Альбина Сабирова юбилярны котлап, аңа чәчәкләр һәм бүләк тапшырдылар. Муллык һәм ныклы сәламәтлек теләп, Халисә Гарифулла кызына Россия Президенты Владимир путин исеменнән открытка, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән открытка һәм бүләк тә бирелде.
Габдулла Тукай исемендәге VI Бөтенроссия шигырь укучылар конкурсы әдәби ярышларының муниципаль этабы узган Лаешның 2 нче мәктәбе укучылары призлы урыннар алдылар.
Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре!
Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлауларны кабул итегез!
Лаеш сәнгать мәктәбе укучысы Дарья Сутугина “Живой Родник“ VIII Халыкара халык иҗаты конкурсында аерылып торды.
Ул думбыра номинациясендә (педагог Татьяна Клюева һәм концертмейстер Анастасия Федосеева) II дәрәҗә лауреат булды. Даша дүрт ел шөгыльләнә, ул тырышып һәм үзсүзләнеп яңа күрсәткечләргә һәм җиңүләргә омтыла.
Юлларда балалар үлемен кисәтү өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре язгы каникулларда патрульлек итүне көчәйтәләр һәм башка кайбер профилактик чаралар үткәрәләр.
Комлы Ковали авыл җирлегендә яшәүчеләр үз территорияләрен төзекләндерүгә миллион сумнан артык акча тоттылар. Аларга мондый саллы сумманы алырга Татарстанда 2014 елда старт алган үзара салым программасы ярдәм итте.
Габишевога, “Ак Барс“ холдинг компаниясе һәм “YarateIIe“ кошчылык фабрикасы оештырган милли көрәш буенча ярышларга Татарстанның 10 муниципаль берәмлегеннән йөздән артык катнашучы килде.
Салым хезмәте күптән түгел генә үзенең 25 еллык юбилеен бәйрәм итте. Шулай килеп чыккан инде, Россия ФСХның ТР буенча 4 нче районара инспекциясе җитәкчесе урынбасары, Россия Федерациясе дәүләт гражданлык хезмәтенең 2 нче класслы советнигы Әлфия Юнысованың һөнәре һәм язмышы әлеге гади булмаган хезмәт белән тыгыз бәйләнгән.